Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зона турниры үткәрелде

Безнең шәһәр стадионында "Күн туп" бөтенроссия клубы призларына футбол буенча зона турниры үткәрелде.

Олег ПАХОМОВ.
«НЖ».
Тренер Владимир Постников шәкертләре инде берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән республика ярышларында да җиңү яуладылар. Ике дистә ел дәвамында алар яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Составы һаман үзгәреп торса да, Владимир Леонидович шәкертләре теләсә нинди көндәшкә каршы торырга әзер.
Чын тамашага әверелгән зона турниры моны тагын бер тапкыр раслады. Ике төркемгә бүленгән алты команданың да уены мавыктыргыч үтеп, нәтиҗә бәйгенең соңгы минутына кадәр билгесез булды. Футболның иң яхшы алымнары, капкачылар яхшы уен күрсәткәнгә күрә, беркем битараф калмады. Безнең төркемнән кем финалга чыгуын билгеләү өчен хәтта пенальти да кертергә туры килде, чөнки ике команданың да күрсәткечләре бер үк дәрәҗәдә иде.
Төркем буенча безнең егетләрнең көндәшләре - Чистай һәм Нурлат командалары билгеләнде. Җиңүченең турнирда да җиңеп чыгачагы шунда ук ачыкланды. Чистай командасы белән беренче уенда безнең капкачы башта бер тупны үткәреп җибәрде, ә соңрак үзләре дә көндәшләре капкасына ике туп керттеләр. Башта Александр Савинов төгәл алым белән кунакларның капкачысын ялгышырга мәҗбүр итте, ә Давид Шахназарян тупны капкага кертә алды. Тик уен тәмамланырга өч минут калгач, бер мизгеллек игътибарсызлык аркасында безнең капкага да туп керде. Нәтиҗәдә 2:2 исәбе белән дуслык җиңде һәм уенның нәтиҗәсе төркемнең башка очрашуларыннан торды. Нурлат командасы белән безнең команданың да, Чистай спортчыларының да уены тигез хисап - 0:0 белән тәмамланды.
Шунда ук бу ике команданың күрсәткечләре тигез булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә безнең һәм Чистай командасына пенальти тибү өчен тагын бер тапкыр мәйданга чыгарга туры килде. Көндәшләргә бәхет елмаеп, алар Александр Изосимовның бер тубына каршы өч туп керттеләр. Нәтиҗәдә бу ике команданың беренче урын өчен көрәштә очрашырга тиешлеге билгеләнде, ә безнең командага өченче урын өчен уен белән канәгатьләнергә туры килде.
Аксубай футболчыларына бер мөмкинлек тә калдырмыйча, безнең спортчылар өченче урынга бик ышанычлы чыктылар. Тупны Александр Изосимов кына кертсә дә, кискен мизгелләр шактый булды. Ә финалда Чистай командасына тагын уңыш елмайды: Яңа Чишмә командасы белән уенда алар исәпне 1:1 итеп тигезләделәр, пенальти белән көндәшләрен отып, турнирда җиңеп чыктылар.
Турнирларда мондый кызу уенның күптән булганы юк иде, тамашачылар ярышның ахырына кадәр кемнең җиңеп чыгасын белмәделәр. Ярдәм төркеме - безнең футболчыларның классташлары, икенче мәктәп кызлары да уенга үзләреннән өлеш кертеп, тамашачыга күтәренке кәеф өстәделәр.
Алдан әйтеп үтелгән уенчылардан тыш, Денис Аникин, Андрей Пашагин, Адель Минсафин, Игорь Пантелеев, Герман Гребнев, Данила Вихлянский, Данил Шинкарев, Руслан Гыйбадуллин, Айдар Әхмәтсафин, Иван Лукашов һәм Даниил Карпушин да үзләрен оста футболчы итеп күрсәттеләр.
Рәсемдә: уен мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев