Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Юл йөрү кагыйдәләре катгый үтәлергә тиеш

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм кышкы каникуллар вакытында аларның иминлеген тәэмин итү максатында үткәрелгән "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия акциясенең дүртенче этабы тәмамланды.

Кагыйдә буларак, бу чорда балигъ булмаганнар арасында юл-транспортта имгәнүләр саны бермә-бер арта. Бу балаларның озак вакытны урамда үткәреп, юл тирәләрендә уйнауларына бәйле. Нәкъ шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары каникуллар алдыннан укучылар белән "куркынычсызлык инструктажлары", ата-аналар белән балаларның юлда йөрү тәртибе турында әңгәмәләр үткәрделәр. Мондый чаралар шәһәр урта мәктәпләрендә дә үтте. Кечкенә балаларны урамда караусыз калдырырга, юл тирәсендә уйнарга ярамаганлыгы, балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм балаларны тотып тора торган җайланмаларны кулланырга кирәклеге аерым билгеләп үтелде.
Мондый чаралар шулай ук яшь хәрәкәт инспекторлары ярдәмендә дә үткәрелде.
Кисәтү чараларына карамастан, кышкы каникуллар чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде, ярый әле бәхетсезлекләр булмый калды. Балалар креслосы куелмаган транспорт чарасында балаларны йөрткән сигез машина йөртүчегә административ хокук бозу турында протоколлар төзелде, тагын җиде очракта куркынычсызлык каешлары булмавы теркәлде. Бергәләшеп үткәрелгән рейдлар барышында балигъ булмаган юл йөрүчеләрнең дүрт тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев