Яшь каратистлар имтихан тотты
Сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче балалар ел саен уздырылучы Россия карате кекусинкай лигасының "Воины Киокушина" җәйге лагеры кысаларында уздырылучы бер атналык курсларда булып кайттылар. Яшь каратистлар туктаусыз күнегүләр ясадылар, җаваплы имтиханнарны да уңышлы тапшырдылар.
Рәшит Зыятдинов,өстәмә белем бирү педагогы
Бу чарада инде өченче ел катнашабыз. Лагерь тормышы балаларда әйтеп бетергесез зур тәэсирләр калдыра. Шуңа күрә, Балтач районындагы әлеге лагерьга бару көннәре якынлашуын ел буе түземсезләнеп көтәләр. Бирегә быел Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Норлат, Базарлы Матак, Балтачтан, Марий Эл, Чуашия, Удмуртия републикаларыннан, Кострома, Смоленск, Киров өлкәләреннән 8 яшьтән алып һәм аннан олырак булган 180 нән артык спортчы килде. Безнең районнан җыеннарда Болгардагы 1нче мәктәптән Александр Понасенко, 2нче мәктәптән Михаил Репьев белән Олег Титов, Өчкүлдән Александр Буканов һәм Полянкадан Полина Власова белән Мария Баширова катнашты.
Безне, гадәттәгечә, урман эчендәге зур аланга корып куелган палаткаларга урнаштырдылар. Биредә сулап туйгысыз саф һава, туктаусыз кошлар сайрый, тирә-як берсеннән-берсе матуррак чәчәкләргә күмелгән. Лагерь хуҗалары, җирле җитәкчеләр һәм спортның әлеге төрен яратучылар килгән кунакларны һәрвакыт ачык йөз белән каршылыйлар. Лагерьдагы тәртип һәм чисталыкка исең китәрлек. Шунысын әйтергә кирәк, яшь каратистлар һәрвакыт игътибар үзәгендә, аларның әти-әниләре дә килеп, тау битенә палаткалар корып яшиләр...
Беренче ике төн шактый салкын һәм юеш булды. Палатка, одеаллар һәм матрацлар юешләнү сәбәпле, кызларга машинада кунарга туры килде. Малайларга да җиңел булмады, әмма берсе дә зарланмады. Гомумән, лагерьга килүчеләр сер бирмәскә тырыштылар.
Лагерьны оештыручылар спорт бәйгеләре, төрле чаралар оештыру белән бергә, спортчыларның техник һәм физик дәрәҗәсен арттыру, аларга тәрбия бирүне дә максат итеп куя. Каратистлар олыларны, төрле халыкларның динен һәм традицияләрен ихтирам итәргә, дисциплинаны төгәл үтәргә өйрәнәләр. Дисциплина дигәннән, лагерьда ул шактый кырыс булды. Берсендә, мәсәлән, сафларга тезелергә соңга калган өчен барысына да 500 тапкыр отжимание ясарга туры килде, юеш җиргә ятып башка күнегүләрне дә ясаттылар.
Көн тәртибе төгәл итеп билгеләнгән. Иртәнге сәгать 5тә йокыдан торганнан соң ярты сәгать буе йөгерергә, аннары сәгать ярым буе күнегүләр ясарга кирәк. Яшь каратистларга салкын су белән юынырга туры килде. Иртәнге аштан соң бераз ял вакыты да каралган иде. Көн урталары җиткәндә боларның барысын да яңадан кабатларга кирәк. Кичке сәгать 6да - яңадан сафларга тезелү, карате техникасы һәм гамәли карате (таяк һәм пычаклар, корал һәм коралсыз эш итү) серләрен өйрәнү.
Башка лагерьлардагы кебек, спорт бәйрәме оештырылды. Аны икенче төрле итеп, каратега багышлау бәйрәме дә дияргә мөмкин. Һәр билбау командалары катаны ничек белүләрен, төрле күнегүләр ярдәмендә юмористик чыгышлар күрсәттеләр. Күңелле һәм бик кызык булды. Аннары алдан билгеләнгән маршрут буенча йөгерү оештырылды. Биш пунктта тукталып теркәлергә кирәк иде. Алай гына да түгел әле, һәр командага теге яки бу билбау төсенә туры китереп буялган автомобиль шинын эзләп табу һәм аны лагерьга алып кайту бурычы куелды. Бу шактый катлаулы бурыч. Мәсәлән, сары билбаулылар командасы "умартачылык" пунктында шинны бал корты оясыннан эзләргә керешкән. Оя капкачын ачып җибәрүгә аннан көтүе белән бал кортлары очып чыккан һәм балаларны сырып алган. Берничәсен чаккан да.
Кичләрнең берсендә спортчылар алдында шәрекъ көрәше буенча танылган оста Евгений Скворцов чыгыш ясады. Ул пычаклар һәм таяклар белән филлипиннарча эш итү осталыгын күрсәтте, аннары чакырылган табиблар спортчылар белән беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәресләр үткәрделәр. Берсендә төнлә уятып та күнегүләр ясаттылар.
Атна азагында ката буенча Россия чемпионаты уздырылды. Дөрес, безнең спортчылар анда катнашмады, чөнки югарырак дәрәҗәдәге билбауга ия булучылар гына көч сынашты. Төсле һәм инде кара билбауга ия булучылар өчен аттестацияләү үткәрелде Аттестация барышында тагын коеп яңгыр ява башлады, спортчыларның күбесенә күнегүләр һәм көрәшне яңгыр явып торганда үткәрергә туры килде. Шунысын әйтергә кирәк, каратистларның байтагы аттестация үтсә дә, яңгыр яуганда палаткаларда утырмадылар. Юешләнеп бетсәләр дә, оста алымнар күрсәтергә тырыштылар. Хөкемдарлар аларның чыгышларын югары бәяләде.
Безнең каратистларның барысы да аттестацияне уңышлы үтте. Полина белән Миша кызгылт сары билбауга, Саша Буканов - зәңгәр шакмаклы кызгылт сары билбауга, Михаил Репьев - сары шакмаклы һәм полосалы кызгылт сары билбауга, Олег Титов - зәңгәр шакмаклы кызгылт сары билбауга, Саша Понасенко - сары шакмаклы һәм полосалы зәңгәр билбауга лаек булдылар. Аларның барысы да осталыкның тагын бер баскычына күтәрелде.
Лагерьның соңгы киче гадәттәгегә караганда тыныч булды. Саубуллашасы көн алдыннан урман аланында зур итеп учак яктылар, җыр-биюле уеннар оештырылды, төнге күккә бәйрәм салюты аттылар. Бу сәяхәттән һәр бала канәгать калды. Кайберләренең фикерләре белән дә танышып үтик.
Миша һәм Полина: " ... Лагерьга китәр алдыннан әйберләрне биштәргә тутырдык та дулкынлана башладык. Лагерь безнең ничек кабул итәр икән, безнең бит беренче генә баруыбыз. Безне җылы каршыладылар. Күнегүләр ясап нык арысак та, биредә алган тәэсирләрне сүз белән аңлатырлык түгел..."
Олег: "...Безнең белән каратеның иң яхшы осталары шөгыльләнде, безне кыр кухнясында ашаттылар, палаткаларда рәхәтләнеп йокладык. Кичләрен башка шәһәрләрдән килгән кызлар һәм малайлар белән таныштык. Саубуллашып китәр алдыннан ягылган учакны бик ошаттык. Тренерыбызның баянына кушылып каратистлар гимнын башкардык. Бер атна дәвамында каратеның байтак серләренә өйрәндек...."
Саша: "...Лагерьдагы дисциплинага исем китте. Инде икенче тапкыр килүем, киләсе елга да киләчәкмен..."
Миша:" ... Баштарак читен булса да, аннары лагерь тормышына ияләндек. Күп нәрсәләргә өйрәндем, филиппин кул сугышы осталары белән очрашу күп тәэсир калдырды. Лагерьда яңа дуслар таптым".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев