Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яшь футболчылар ярышты

    2000 елда туган һәм аннан да яшьрәкләр арасында "Күн туп" клубы призларына футбол буенча Бөтенроссия ярышларының район этабында Иске Рәҗәп командасы җиңеп чыкты. Хәлиткеч уенда алар кадетларны 2:0 исәбе белән җиңде. Җиңүчеләр командасы составында Инсаф һәм Динар Әхмәтвәлиевлар, Илфат Миндубаев, Рафис Нуруллин, Илфат Габдрахманов, Адель Минсафин, Илфат Исламов, Илназ Каюмов,...

    2000 елда туган һәм аннан да яшьрәкләр арасында "Күн туп" клубы призларына футбол буенча Бөтенроссия ярышларының район этабында Иске Рәҗәп командасы җиңеп чыкты.
    Хәлиткеч уенда алар кадетларны 2:0 исәбе белән җиңде. Җиңүчеләр командасы составында Инсаф һәм Динар Әхмәтвәлиевлар, Илфат Миндубаев, Рафис Нуруллин, Илфат Габдрахманов, Адель Минсафин, Илфат Исламов, Илназ Каюмов, Илназ Мөхәммәтҗанов, Расих Гыйниятуллин һәм Булат Гәрәев чыгыш ясады. Өченче урынны коррекция интернат-мәктәп командасын җиңеп, икенче урта мәктәп командасы алды.
    Тиздән "Күн туп" Бөтенроссия клуб призларына үткәрелгән ярышлар кысаларында үтәчәк зона турнирларында безнең яшь футболчылар да катнашчак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: