Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь атлетлар сынатмады

Яшел Үзән шәһәрендә Олимпия уеннары чемпионы Александр Курынов истәлегенә уздырылган Бөтенроссия ярышларында Никольск авылы тренеры Анатолий Юрков шәкертләре уңышлы чыгыш ясады.

“Витязь” яшүсмерләр-яшьләр клубында шөгыльләнә торган 2004 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында Данил Сыряпов 38 килограммга кадәр авырлыкта икенче урынны алды. Ул 64 килограммлы штанганы күтәреп, икенче яшүсмерләр разряды нормативын үтәде. 50 килограммнан авыррак булган Максим Силютин ике төр нәтиҗәсе буенча 106 килограмм җыя алды һәм беренче яшүсмерләр разрядын үтәде. Үз авырлыгы 56 килограмм булган укучы 59 килолы штанганы буйсындыра алды.
Яшь штангачылар республика ярышларында катнашу хокукына ия булды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев