Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлы дебют

Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән нәфис гимнастика буенча турнирда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең тренеры Наталья Бердникова җитәкчелегендәге спортчы кызлар, беренче тапкыр катнашуларына карамастан, шактый яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ярышларда Казан, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән 200гә якын спортчы катнашты. Шуңа карамастан, 2000 - 2003 елда туган яшь гимнастларыбыз тәҗрибәле көндәшләре...

Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән нәфис гимнастика буенча турнирда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең тренеры Наталья Бердникова җитәкчелегендәге спортчы кызлар, беренче тапкыр катнашуларына карамастан, шактый яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Ярышларда Казан, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән 200гә якын спортчы катнашты. Шуңа карамастан, 2000 - 2003 елда туган яшь гимнастларыбыз тәҗрибәле көндәшләре һәм күренекле спорт мастерларыннан торган мәртәбәле жюри алдында югалып калмадылар.
Кызларның һәрберсе бер күнегүдә генә катнаша ала иде. Алсу Сәгыйрова - обруч белән, ә Александра Бердникова скакалка белән күнегүдә үз яшьтәшләре арасында бишенче урынны алдылар. Ә обруч белән чыгыш ясаучы Валерия Лихачёва һәм Ангелина Степанчева, Алия Сәгыйрова һәм Тамара Калисанова (әйберсез генә) үзләренең яшь төркемендә алтынчы урынга чыгып, команда зачётына өстәмә очко китерделәр. Аларның барысына да грамотлар һәм татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев