Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Универсиаданы нинди уйлар белән каршылыйсыз?

Билгеле булганча, республикабыз башкаласы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 үткәрү урыны итеп сайланды. Бу әһәмиятле вакыйга спортны, тиешле инфраструктураны үстерүгә генә түгел, рухи кыйммәтләрне формалаштыруга, халыкны сәламәт яшәүгә, физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә дә уңай йогынты ясый. Бу вакыйганы безнең район халкы ничек кабул итә икән?

Ирина Купоросова,
Саклык банкы консультанты (Болгар шәһәре):
- Казанда Универсиаданы үткәрү беренче чиратта спортның үсешенә зур этәргеч бирәчәк. Республикада күп кенә яңа объектларның ачылуы спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Әйтергә кирәк, безнең районда да моның өчен тиешле шартлар тудырылды.
Шәһәребездә "Олимп" универсаль спорт комплексы ачылганнан соң, спорт тормышы бермә-бер җанланды. Теләге булган һәр кеше спорт белән шөгыльләнә ала.
Ни кызганыч, мин үзем Универсиадага бара алмыйм, ләкин, һичшиксез, аны телевизордан күзәтеп барырга җыенам. Бәйрәмнең ачылу һәм ябылу тантаналарын, спортның кайбер төрләре буенча ярышларны калдырмам дип уйлыйм. Мин, әлбәттә, үзебезнең спортчыларга уңышлар телим. Татарстан вәкилләре сынатмаслар дип, ышанам...
Юрий Спирчагов,
янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды бүлеге җитәкчесе (Антоновка авылы):
-Мин үзем спортны яшьтән үк яратам. Хәзер спортны үстерүгә зур игътибар бирелүе бик тә уңай күренеш.Универсиада алдыннан Казанда гына түгел, район үзәкләрендә дә яңа спорт комплекслары сафка басты. Кешеләрнең спортка тартылуы бик яхшы дип, саныйм. Чөнки сәламәтлек турында яшьтән үк кайгыртырга кирәк. Мин үзем спортзалга даими йөрим. Волейбол, баскетбол кебек команда уеннарын аеруча яратам. Универсиада вакытында спортның бу төрләре буенча ярышларны калдырмаска тырышачакмын.
Борис Андриянов,
Ким урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы:
- Минемчә, Казанда Универсиаданың үткәрелүе спортның үсешенә яңа этәргеч бирде. Хәзер спорт белән олысы да, кечесе дә шөгыльләнә дисәм, һич тә ялгыш булмас. Соңгы вакытта бу район авылларында бик ачык күренә. Мәсәлән, авыл җирлекләре спартакиадасында катнашучылар спортның төрле төрләре буенча яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Аларның җиңүгә булган омтылышлары күренеп тора. Бу бик яхшы, чөнки спорт күп кенә зарарлы гадәтләрдән арынырга ярдәм итүче чара. Республика җыелма командасы составында Универсиадада чыгыш ясаучылардан да җиңүләр генә көтәм.
Марина Семенова,
физкультура укытучысы (Аграмак авылы):
- Хәзер республикабыз башкаласы Казан бөтен дөнья халкының игътибар үзәгендә. Шәһәр күз алдында үзгәрә, матурая һәм ул Универсиада кунаклары алдында да сынатмаска тиеш. Безгә, авыл халкына, спорт белән шулкадәр яхшы шартларда шөгыльләнә алучыларга кызыгып карарга гына кала. Дөрес, бүгенге көндә авыл җирендә дә бу яктан күп нәрсәләр эшләнә. Мәсәлән, мәктәп спорт залында төрле ярышлар үткәрелә. Ләкин әле дә спорт җиһазлары җитәрлек түгел, кайчакта район бәйгеләрендә катнашырга да мөмкинлек булмый. Шәһәрдән ерак яшәгәнгә күрә, анда барып кайту шактый кыйммәткә төшә. Шулай да, авыл халкы кыенлыкларга карамыйча, спорт белән яратып шөгыльләнә.
Чаңгы ярышларында актив катнашалар, кыш буе хоккей уйныйлар. Хәзер спорт белән шөгыльләнмәгән кеше аздыр. Универсиада халыкны спортка тартуда зур роль уйнар дип, ышанам.
Светлана Евлампиева,
сатучы (Болгар шәһәре):
- Универсиаданы үткәрү өчен Казанның сайлап алынуы тарихи вакыйга. Әлбәттә, бөтен дөньядан бирегә бик күп туристлар киләчәк, аларны тиешенчә каршы алу - безнең бурычыбыз. Кунаклар да бары тик яхшы уйлар белән генә килерләр дип ышанабыз. Алар Татарстан халкының кунакчыллыгыннан канәгать калыр, ә безнең спортчылар күбрәк җиңү яулар, дип ышанасы килә.
Игорь Юзеев,
ОБЖ укытучысы (Танкеевка авылы):
- Бөтен кеше кебек, Универсиадада чыгыш ясаучы спортчыларыбыздан яңа җиңүләр, югары нәтиҗәләр көтәм. Әлбәттә, спортта җиңүләр дә, җиңелүләр дә булыр, шулай да уңай нәтиҗәләр күбрәк булыр, дип өметләнәм. Спорт - спорт инде ул...
Әлегә безнең республикада мондый әһәмиятле чараларның үткәрелгәне юк иде. Мин барысы да уңышлы үтәр дип ышанам. Телевизордан Универсиада объектлары төзелешенең ничек баруы турында хәбәрләрне даими карап барам һәм биредә шулкадәр зур эшләр үткәрелүенә гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Универсиада үткәннән соң да спорт сарайлары буш тормас, вакыт үткән саен, спорт безнең тормышта зур урын алыр, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев