Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Төзүчеләр суперфиналда җиңделәр

Яңа ел бәйрәме көннәрендә авыл җирлекләре, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләренең иң яхшы спортчылары "Олимп" спорт комплексында район спартакиадасы җиңүчеләрен билгеләде. Уртак зачетта Федор Камаев җитәкчелегендәге муниципаль төзүчеләр командасы җиңеп чыкты. Икенче урынны - Никольск, өченче урынны МЧС вәкилләре яулады.

Олег ПАХОМОВ
Исегезгә төшерәбез, спартакиаданың суперфиналында катнашу хокукы узган кыш һәм яз айларында спортның төрле төрләре буенча шәһәр һәм район спартакиадасында җиңеп чыгучыларга бирелде. Алар арасында мәгариф бүлеге, муниципаль төзүчеләр, МЧС һәм үзәк хастаханәнең берләштерелгән командасы, шулай ук Никольск, Полянка һәм Приволжск җирлеге командалары бар иде. Мактау кәгазьләре һәм кубоклардан тыш, аларга спорт кирәк-яракларын сатып алу өчен 50 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр акчалата сертификатлар тапшырылды.
Командаларның бу акчаны нинди максатларга тотуларын турнир үзе күрсәтте. Мәсәлән, көндәшләреннән аермалы буларак, муниципаль төзүчеләр һәм Никольск спортчылары берничә яңа спорт формасы алганнар. Ярышларның барлык төрендәге әзерлек дәрәҗәсендә дә аларга тиңнәр булмады. Моннан тыш, төзүчеләр командасының лидеры Федор Камаев акчаның бер өлешен яшь футболчыларга чит илдә эшләнгән ике туп алу өчен тоткан. Үзәк хастаханә һәм Полянка командалары бу акчаны ничегрәк тоткандыр, белеп булмады, чөнки аларның вәкилләре бу ярышларда юк иде. Шулай ук мәгариф бүлеге спортчыларының да хәзерлек дәрәҗәсе бер дә мактанырлык булмады.
Суперфинал уенчылары волейбол, өстәл теннисы, бадминтон һәм аркан тартуда көч сынашты. Теннис өстәле янында Никольск спортчыларына тиңнәр булмады. Аларны ярышларга хәзерләүче "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры Анатолий Юрков та Олег Борисов һәм Анна Колесова белән бергә үз командасы өчен чыгыш ясады. Муниципаль төзүчеләр киеренке көрәштә аларга 1:2 исәбе белән оттырдылар. Өченче урынны Приволжск теннисчылары алды.
Бадминтон буенча ярышларда Елена Луценко, Максим Корнилов һәм Радик Нәфыйковтан торган төзүчеләр командасы җиңү яулады. Икенче урынга - мәгариф бүлеге, өченче урынга Никольск командасы чыкты. Никольск җирлеге командасының уңышында үз коллективы өчен көчен кызганмыйча чыгыш ясаган җирлек башлыгы Евгений Синицинның да өлеше зур.
Волейбол мәйданчыгында да һәр туп өчен көрәш барды. Мәсәлән, төзүчеләр һәм МЧС волейболчылары арасындагы көрәш аеруча киеренке булды, нәтиҗәдә төзүчеләр 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар. Шулай итеп, МЧС командасы өченче урында калды. Ә беренче урынга кем лаек булуын төзүчеләрнең Никольск командасы белән очрашуында билгеле булды. Матч дәвамында инициатива әле бер командага, әле икенче командага күчте, өченче сет барышында Никольск спортчыларының җиңүенә ике генә туп калгач, төзүчеләр алга чыктылар. Җиңүчеләр командасы өчен Федор Камаев, Максим Корнилов, Ренат Акимбетов, Сергей Пелагеин, Рөстәм Зәйнуллин, Илназ Хөсәенов һәм Евгений Кузнецов чыгыш ясады.
Аркан тартуда ярышу иң мавыктыргыч уен булып чыкты. Монда МЧС спортчылары үзләрен иң көчле команда итеп таныттылар: Сергей Парфенов, Сергей Выжленков, Андрей Ерамасов, Сергей Калашников һәм Сергей Баранов көндәшләрен җиңеп чыга алдылар. Икенче урынны - төзүчеләр, өченче урынны Никольск командасы алды.
Ярыш призерларына кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев