Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тора белү өчен егылырга өйрән

Бу уку елы башыннан беренче мәктәптә балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов җитәкчелегендә карате-кекусинкай секциясе эшли башлады.

Аның җитәкчелегендә егетләр спорт көрәше нигезләрен өйрәнеп, спорт осталарының чыгышларын карыйлар, бөтен илгә билгеле булган остазлар алдында имтихан бирәләр. Тренерны гомерлек инвалид иткән фаҗигадән соң, спортның нәкъ шушы төре тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итүе турында күпләр белми дә торгандыр. Бүген ул газета укучыларны үзе белән таныштырып үтә.
- Карате дигән спорт көрәше турында беренче тапкыр телевизордан карап белдем. Сиксәненче еллар ахырында бик популяр булган "Пираты ХХ века" фильмында Тәлгат Нигъмәтуллинның кул сугышын күреп шаккаткан идек. Аннары экраннарга Чак Норрис, Жан-Клод Ван Дамм һәм башка карате осталары катнашындагы чит ил кинолары чыкты. Ул елларда безнең илдә спортның бу төре белән шөгыльләнү тыелган иде. Ләкин яшьләр аның белән чынлап торып мавыкканлыктан, кайбер урыннарда яшерен секцияләр эшли башлады.
Егетләр үзләре җиһазлаган спорт залларында кичләрен, төннәрен, хәтта иртә таңнан алып шөгыльләнделәр. Бүгенге кебек шартлар тудырылмаса да, бу көнчыгыш көрәшен өйрәнергә теләүчеләр шактый булды. Дәресләр түләүле, анда һәр кешене дә кабул итмәделәр. Бәхеткә, тиздән бу чикләүләрне юкка чыгардылар, хәзерге вакытта каратены Олимпия уеннары программасына кертү турында да сүз бара.
Күпләр карате турында ишеткәч, куркып кала: янәсе, имгәтеп ташлаулары да бар... Әйе, андый хәлләр булгалый, тик имгәнүләр, җәрәхәтләр спортның бокс, хоккей, футбол кебек төрләрендә дә була. Кайберәүләр хәтта тигез җирдә сөртенеп тә аяк-кулларын сындыралар. Мондый хәлләр булмасын өчен дөрес егыла белергә кирәк. Бүгенге көндә һәр егет үзен хулиганнардан саклый белергә, аларга каршы торырга өйрәнергә тиеш. Карате-кекусинкай, яки контактлы карате нәкъ шуңа өйрәтә.
Мин үзем яшьтән үк бик тыныч идем, сугыш-талашлардан, бәхәсләрдән читтә йөрергә тырыштым. Миңа армиядә чик буенда хезмәт итәргә туры килде, ә монда карате, самбо, бокс, дзюдо кебек алымнарны яхшы белгән чик бозучыларны очрату куркынычы зур иде. Шуңа күрә аларга каршы торырга өйрәндек. Студент елларда, Казанда яшәгән чакларымда да егетләрнең кызларга бәйләнүен еш күрергә туры килде. Мин мондый хәлләргә бервакытта да битараф карамадым, кыерсытучылар белән бәхәскә керергә туры килде. Ярый әле, бәхетсезлек очраклары булмады. Бервакыт кул көрәше секциясенә кешеләр җыю турында игълан күргәч, мин дә үземне сынап карарга булдым. Бергә эшләгән заводтагы дустым һәм җитәкчем Рәшит Мәхмүтов үзе җитәкчелек иткән карате секциясенә чакыргач, шунда ук риза булдым. Ул минем беренче остазым булды (каратеда остаз семпай дип атала). Аннары ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады, ә соңрак аның эшен кумите (көрәшләр) буенча Европа призеры исемен алган Равил Гатиятуллин дәвам итте.
1995 елда бәхетсезлек килеп чыгып, мин уң аяксыз калдым. Спортчы дусларым яныма еш килеп, спорт залына кире кайтырга үгетләделәр. Яңадан карате белән шөгыльләнә башлавым гына сынмаска-сыгылмаска ярдәм итте. Тиздән култык таяклары белән йөри башладым. Җитди сәбәпләр аркасында спортны ташлап торсам да, дусларым аркасында спортка кире кайтып, протезда ак билбаудан кара билбауга кадәр күтәрелә алдым.
Бу чор эчендә мин үзем өчен яңа дөнья - дуслык һәм спорт дөньясын ачтым. Безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә фикердәшләрем табылды. Казанда яшәүче Борис Белов җитәкчелегендәге Россия карате лигасының бүгенге көндә Ико Тезука (ул карате-кекусинкайга нигез салучы Масутацу Ояманың укучысы һәм дусты Тору Тезука исемен йөртә) Бөтендөнья оешмасы белән ныклы элемтәләре бар. Бервакыт минем Казанда үткәрелгән күнегүләремдә башта Европа лигасы президенты Алан Бругельманс, аннары Бөтендөнья оешма җитәкчесе үзе булып китте. Минем күнегүләр аларга көчле тәэсир иткән.
Бругельманс минем белән берничә шәхси дәрес үткәреп, Голландиядәге җыеннарга чакырды. Акча булмау сәбәпле, баш тартсам да, 2009 елда Бакуда үткәрелгән Азия җыеннарында икенче тапкыр чакыру алып, тиздән Бельгиянең Ловерваль шәһәрендә үткән Европа җыеннарында булып кайттым. Бу сәяхәтләрем вакытында миңа күрсәтелгән игътибар өчен дусларыма һәм фикердәшләремә бик тә рәхмәтлемен.Нәрсәгә соң ул карате, аның кешеләргә нигә кирәге бар, дигән сүзләрне миңа еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә карате ул - көч һәм җитезлек кенә түгел, тормыш рәвеше дип тә җавап бирер идем. Барлык күнегүләр һәм көрәшләр яшь һәм дәрәҗә буенча олыракларга, яшьтәшләргә, ярышлар үткән залга хөрмәт күрсәтү алымы белән башлана. Бу спорт шулай ук кешедән итагатьлелек, ихтирамлылык, чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар таләп итә, сүз йөртү, кешене мыскыллау кебек күренешләргә юл куймый. Карате белән начар сүзләр сөйли торган, ялкау, тупас кешеләр шөгыльләнә алмый. Ә кекусинкайның төп асылын «Башыңны ия бел (тыйнак бул), югары кара (горур бул), сүзләреңне үлчәп сөйлә, кешеләргә йомшак бул (хөрмәт белән кара)» дигән төшенчәләр тәшкил итә.
Шулай итеп, карате - көчле рухлы, кыю һәм нык характерлы кешеләрне берләштерә. Аның белән шөгыльләнүче һәр кеше тормышта сәламәт яшәүне генә үз итә.
Рәсемнәрдә: Балтачта Бөтенроссия җыеннарында; Бельгиядә дуслар белән; безнең мәктәптә күрсәтмә чыгышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев