Спас районы баскетболчы кызлары республика беренчелегендә икенче урыннны алдылар
Ярышлар Болгарның “Олимп” спорт комплексында узды.
Болгар шәһәрендәге “Олимп” спорт комплексында кичә баскетбол буенча авыл районнары арасында Татарстан беренчлеге тәмамланды.
Ярышларда Татарстанның Арча, Азнакай, Балтач, Буа, Спас, Түбән Кама, Питрәч һәм Яшел Үзән район вәкилләре катнашты.
Уенчылар ике төркемдә көч сынашты. Спас районы өчен тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендә Светлана белән Ксения Молодовалар, Дарья Устина, Анастасия Шәйдуллина, Регина Гыйниятуллина, Анна Прохорова, Диана Липатова, Дарья Симанова һәм Анна Новикова чыгыш ясады. Кызлар үз төркемнәрендә өч уенда да җиңү яулап, ярымфиналда беренче булдылар.
Ярымфинал уенында да алар Буа командасын ышанчылы җиңеп чыктылар. Финал уенында исә Арча командасына оттырып, нәтиҗәдә икенче урынга чыктылар.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм кубоклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев