Спас каратистлары Казаннан алтын медальләр белән кайтты
Өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкертләре «Ак Барс» Көрәш сараенда каратэ буенча уздырылган Казан беренчелегеннән өч алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль алып кайтты.
Чын остаз
Рәшит Зәйнетдин улы спортның бу төре белән үзе дә инде күптәннән яратып шөгыльләнә, балаларны да каратэ серенә бик теләп өйрәтә. Спорт аның өчен тормыш философиясенә әйләнгән, дип тә әйтергә була. Үзе белгәннәрне бик теләп кызлар һәм малайларга да җиткерә, аларны катлаулы шартларда беркайчан югалып калмаска, илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтә. Шуңа күрә балалар да гел аңа тартыла, янәшәсендә мәш килеп йөриләр. Араларында тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләр дә юк түгел. Шөкер, Зыятдинов мәктәбен узгач, аларның тормышка карашы үзгәрә, алар әле спортта да иң югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Рәшит Зәйнетдин улы күптән балаларны ярышларга үзе алып бара. Автомобиленә ягулыкны үз акчасына салып юлга чыгып чаклары да күп аның. Дөрес, балалары каратэ түгәрәгенә йөргән әти-әниләр дә булышкалый. Шулар арасыннан аеруча Виктор Козинны мисал итеп китерергә мөмкин. Галя белән Генага беркайчан акчасын кызганып тормый. Шуңа күрәме икән, балалары сынатмый. Бу юлы да Казаннан алтын һәм көмеш медаль белән кайтканнар.
Ката һәм кумите
Яшь каратистлар ике категориядә чыгыш ясады: ката (шәүлә белән сугышу, спортчы көндәшсез генә бөтен ысулларны күрсәтергә тиеш) һәм кумите (көндәшкә каршы чыгу, тулы контакт). 8-9 яшьлек кызлар арасында 25 килограммга кадәр авырлыкта Галя Козина ярыш программасын тулысынча узып, ката һәм кумитеда алтын медальгә лаек булды. Ярышларда аңа кыйммәтле бүләк – компьютер клавиатурасы тапшырылды.
Призерлар медаль һәм грамоталарга лаек булды. Яшь спортчыларны Россия студентлары каратэсы федерациясе президенты Борис Белов һәм Россиянең каратэ кекусинкай лигасы башкарма директоры Илүсә Еникеева котлады.
Тренер Рәшит Зыятдинов:
– Каратэ – шактый кыюлык таләп итә торган спорт. Мисал өчен, безнең бер спортчыбыз нокаутта булды, икенчесен исә башына аяк белән суккач, ашыгыч ярдәм машинасы белән ДРКБга алып киттеләр. Шөкер, балаларга артык зыян килмәде. Әмма моңа карап кына бер бала да түгәрәктән китмәде. Март аенда республика беренчелегендә катнашырга җыенабыз.
Галя Козинаның нәтиҗәләре сөендерә. Соңгы елда гына биш алтын һәм ике көмеш медальгә лаек булды. Монда аның әле тагын өстәмә белем бирү педагогы Наталья Бердникова төркемендә шөгыльләнүен дә әйтергә кирәк. Өч ел буе гимнастикага йөрде. Файдасы тиде. Галя үзенең көндәшләренең башына аягы белән оста итеп китереп тибә.
Абыйсы Гена да 9 яшьлек спортчылар арасында ката һәм кумитеда ике көмеш медаль алды. Бу ярышта әле беренче тапкыр гына катнашкан Максим Урманчеевның чыгышы да мактауга лаек. 9 яшьлекләр арасында 49 килограммга кадәр авырлыкта ул алтын медальгә лаек дип табылды. Мирон Дубовик өченче урынга чыгып, бронза медальгә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев