Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас кадеты республика спартакиадасында җиңде

Кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы Казанның “Патриот” үзәгендә узды.

Казан шәһәренең “Патриот” призывниклар әзерләү үзәгендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды.

Болгар кадет мәктәбенең унынчы класс укучысы Андрей Панфилов ярышларда беренче урынны алды.

Җиңүченең сүзләре буенча, ул спорт белән даими шөгыльләнә, ГТО нормаларын алтын значокка тапшырган.

«Мин ГТО нормаларын 4нче класстан бирле тапшырам. Спорт миңа физик яктан үсәргә ярдәм итә. Яхшы физик формада булу өчен, көн саен спорт күнегүләре белән шөгыльләнәм», – ди бу хакта Андрей.

Кадет сүзләре буенча, ул көн саен спорт белән сәгать ярым-өч сәгать шөгыльләнә.

«Дусларым да сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм спорт белән шөгыльләнә. Өйдә утырудан файда юк, ялкауланмаска гына кирәк», – дип киңәш бирә яшь спортчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев