Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиада дәвам итә

Узган шимбәдә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге шәһәр оешмалары һәм предприятие коллективлары спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы, биатлон, шахмат, шашка һәм бильярд буенча ярышлар үткәрде. Чаңгы ярышында һәм биатлонда мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә тиңнәр булмады. Башта Валентина Вихлянская, Юрий Селиванов, Александр Ермилин, Андрей Иванов һәм Гөлназ Ходжиева чаңгы эстафетасында финишка беренче...

Узган шимбәдә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге шәһәр оешмалары һәм предприятие коллективлары спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы, биатлон, шахмат, шашка һәм бильярд буенча ярышлар үткәрде.
Чаңгы ярышында һәм биатлонда мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә тиңнәр булмады. Башта Валентина Вихлянская, Юрий Селиванов, Александр Ермилин, Андрей Иванов һәм Гөлназ Ходжиева чаңгы эстафетасында финишка беренче булып килделәр. Аларның өчесе биатлонда да уңышлы чыгыш ясады. Бу спортчылар дистанцияне зур тизлек белән үтеп кенә калмыйча, төз атуда да сынатмадылар. Үзәк хастаханә һәм МЧСның берләштерелгән командасы биатлонда - икенче, муниципаль төзүчеләр өченче булдылар.
Төзүчеләр шахмат уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр. Елена Борзихина белән Александр Подгорнов унике ярым очко җыеп, көндәшләрен күпкә артта калдырдылар. Икенче-өченче урыннарны хастаханә - МЧС һәм тыюлык командалары бүлеште. Шашка буенча көрәш тагын да киеренке барды. Тармак технологияләре техникумыннан Надежда Васильева һәм Ильбрус Нигъманов муниципаль төзүчеләрне бер очко өстенлек белән җиңделәр. Өченче урынны мәгариф бүлеге командасы алды.
Бильярд буенча ярышлар спартакиада программасына күптән түгел генә кертелде. Спортның бу төрендә хастаханә - МЧС командасы вәкилләре Тимур Ибраһимов белән Александр Серягин башкалардан күпкә алда бардылар. Сизелерлек өстенлек белән көндәшләрен җиңеп чыкканнан соң, финалда муниципаль төзүчеләрне дә узып киттеләр. Өченче урынга тармак технологияләре техникумыннан бильярд сөючеләр чыкты.
Программаның алты төреннән соң сизелерлек өстенлек белән муниципаль төзүчеләр командасы алга чыкты, икенче урында - хастаханә - МЧС командасы. Өченче урынны район мәгариф бүлеге вәкилләре алды.
Иртәгә спартакиада ярышлары дәвам итәргә тиеш. Бу юлы гер күтәрү, армрестлинг, аркан тарту һәм дартс буенча көч сынашу булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев