Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Самбочылар уңышы

Оренбург өлкәсе Соль-Илецкида Советлар Союзы Герое Вячеслав Александров истәлегенә үткәрелгән халыкара турнирда чыгыш ясап, Владимир Борюшкин җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр мәктәбе спортчылары призер булдылар. Казахстан, Әрмәнстан, Таҗикстан һәм Россиянең якындагы ун регионыннан килгән көрәшчеләрнең дәрәҗәле бу ярышында безнекеләрдән Никита Борюшкин уңышлы чыгыш ясады. Яшүсмер булуына карамастан, ул 105 килограмм авырлык үлчәве буенча...

Оренбург өлкәсе Соль-Илецкида Советлар Союзы Герое Вячеслав Александров истәлегенә үткәрелгән халыкара турнирда чыгыш ясап, Владимир Борюшкин җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр мәктәбе спортчылары призер булдылар.
Казахстан, Әрмәнстан, Таҗикстан һәм Россиянең якындагы ун регионыннан килгән көрәшчеләрнең дәрәҗәле бу ярышында безнекеләрдән Никита Борюшкин уңышлы чыгыш ясады. Яшүсмер булуына карамастан, ул 105 килограмм авырлык үлчәве буенча ирләр арасында икенче урынны алды. Әйтергә кирәк, ул ике тапкыр спорт мастерлары белән көрәште. Беренче очрашуда җиңүгә ирешсә, финалда танылган спортчы Руслан Кокоев өстен чыкты. Никитага кубок, медаль, диплом һәм кыйммәтле приз тапшырылды.
Никита Борюшкинның спорттагы уңышлары очраклы түгел. Үз алдына ныклы максат куйган бу яшүсмер кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Тырышлыгы юкка булмый, башта район күләмендә, аннары республика дәрәҗәсендә зур уңышларга ирешә. Хәзер ул Россия күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясый. Әгәр киләчәктә шушы юлдан тайпылмаса, халыкара дәрәҗәдәге ярышларда зур уңышларга ирешәчәк дигән өмет бар.
65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган Нусрат Меликов та билгеләп үтелде, ул өченче урынны алды. Тренерга да кыйммәтле приз тапшырылды. Шунысы да бар, безнең спортчылар бу ярышларда берничә ел катнашып киләләр, ләкин медальләрне беренче тапкыр гына алдылар, бу аларның осталыклары артуын күрсәтә.
Турнир кысаларында безнең спортчылар Соль-Илецк җитәкчелеге, ярышның кунагы - Вячеслав Александровның әнисе Раиса Михайловна белән очраштылар. Спортчылар шулай ук Соль-Илецк күлендә сәламәтлекләрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев