Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Республика чемпионы булдылар

Араик Джулакян белән Марат Әхмәтвәлиев егетләр арасында армия кул көрәше буенча республика беренчелегендә үз төркемнәрендә беренче урынны яуладылар.

Араик 9 яшькә кадәр яшь төркемендә һәм 40 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә көндәшләрен күпкә артта калдырды. Марат та көндәшләрен шактый ышанычлы җиңеп чыкты (15 яшь, 50 килограмм). Армен Маркарян өченче урынны алды (14 яшь, 50 килограмм).
Александр Еланин белән Игорь Емельяновский дүртенче урынны алсалар да, үзләрен яхшы яктан күрсәткәнгә, алар октябрь ахырында Нократ Аланында үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу өчен республика җыелма командасы составына кертелделәр.
Безнең көрәшчеләргә даими рәвештә "Спасагрострой" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм Изге Авраам чиркәве рухание Владимир атакай ярдәм итәләр.
Рәсемдә: А. Еланин һәм М. Минсәгыйров.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X