Районда физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр
«Олимп»ның ачык мәйданчыкларында, шулай ук Антоновкадагы яшүсмерләр клубында мини-футбол һәм стритбол ярышлары үткәрделәр. Бәйгеләрдә катнашучыларга татлы призлар тапшырдылар.
Бәйрәм уңаеннан районның иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов спортта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән педагоглар һәм тренерларга район башлыгы Фәргат Мөхәммәтовның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев