Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район тормышында зур вакыйга

Татарстаннан Россиянең беренче чемпионы, танылган якташыбыз истәлегенә үткәрелгән бишенче ачык республика турниры районның спорт тормышында зур вакыйгага әйләнде. Ул үткән шимбәдә "Олимп" универсаль спорт залы базасында булды.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Әгәр исән булса, Геннадий Борюшкинга быел 60 яшь тулган булыр иде. Дуслары һәм аны белгән кешеләр күңелендә ул оста көрәшче һәм кешелекле булып кереп калды. 1975 елда Россия Кубогын ота, РСФСР Халыклары спартакиадасының көмеш призеры, күп тапкырлар Татарстан республикасы чемпионы булды. Нинди генә үрләр яуласа да, ул гади булып кала белде, башкаларга ярдәм итәргә әзер торды. Бу сыйфатлар аңа кечкенәдән үк хас була. Геннадий Антоновка авылында туып үсә. Мәктәпне, педагогия институын тәмамлый, физик культура укытучысы булып эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ирешкән уңышларына карамастан, кешеләр өчен ачык, итагәтле булып калды.
Турнирның мактаулы кунаклары арасында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту республика Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, территорияләр белән эшләү буенча идарәнең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, Европа дзюдо союзының халыкара категорияле мактаулы судьясы, Россиянең атказанган тренеры Рәсим Абдуллин, Олимпия категорияле судья, Россиянең атказанган тренеры, Россия дзюдо федерациясенең экс-башкарма директоры Анатолий Трофимов һәм башкалар булды. Бу безнең якташыбызның нинди зур хөрмәт һәм абруй казануын тагын бер тапкыр дәлилли.
Ярышларны башлап җибәргәндә, район башлыгы Камил Нугаев Болгар җирендә яшь спортчыларны кабул итү - безнең өчен зур хөрмәт дип билгеләп үтте. Турнирны хәзерләү һәм үткәрү, спортның бу төрен халык арасында популярлаштыру өчен чемпионның туганы, тренер Владимир Борюшкин да зур көч куйды. Аңа динамо хәрәкәте үсешенә керткән өлеше өчен истәлекле медаль тапшырылды, ә район башлыгы спорт һәм физкультураны үстерү өчен республика яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының мактаулы билгесенә ия булды.
Бәйгегә быел Тольятти, Димитровград, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы һәм спортчыларны хәзерләүче башка үзәкләрдән иң көчлеләр җыелган иде. Татамига 1996-1998 елда туган егетләр һәм кызлар чакырылды. Бәйгеләр барышында дзюдочылар үзләренең осталыкларын, төрле көрәш алымнарын күрсәтергә тырыштылар, ә көрәштән соң шатланучылар да, елаучылар да булды.
Безнең дзюдочылар да турнирда яхшы чыгыш ясадылар. Иң авыр үлчәүдә Борюшкиннар гаиләсенең тагын бер вәкиле - Никитаның җиңеп чыгуы символик әһәмияткә ия булды. Аңа көч биреп тору өчен, шулай ук күренекле туганының истәлеге хөрмәтенә Никитаның әнисе - 2нче урта мәктәп директоры Людмила Викторовна, әбисе һәм бабасы, педагогия хезмәте ветераннары Нина Ивановна белән Виктор Павлович та килгән иде. Алар алдында Никита барлык осталыгын күрсәтте, нәтиҗәдә бөтен көрәшләрдә җиңеп чыкты. Ярышның башка призёрлары кебек үк, аңа да медаль, кубок һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аңа шулай ук бу турнирда авыр үлчәүдә җиңүе өчен Казан (Идел буе) федераль университетының физик культура һәм спорт факультеты булдырган махсус мактаулы кубок тапшырылды.
Соңгы вакытта авыррак категориягә - 50 килограммга кадәр авырлык үлчәвенә күчкән Данила Вихлянский да сынатмады һәм шактый бәйгеләрдә җиңеп чыкты. Нәтиҗәдә ул финал көрәшендә Казаннан килгән көндәшенә генә оттырды. Турнирда икенче урынны Кимнан Илья Андронов алды, ә дебютант өчен бу зур уңыш. Виктор Андронов, Нусрат Меликов, Дмитрий Борюшкин, Михаил Поварницын һәм Александр Курсин өченче урынны алдылар.
Ә кызлар арасында 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Полянкадан Елена Паулкина икенче урынга лаек булды, Кимнан Татьяна Репьева белән Никольскидан Анна Федонина өченче булдылар.
Ярышларга нәтиҗә ясап, ТР дзюдо федерациясе президенты Владимир Осипов яшь көрәшчеләрнең осталык дәрәҗәсе бермә-бер артуын билгеләп үтте. Чынлап та, турнирда чиста җиңү белән төгәлләнгән матур көрәшләр шактый күп очрады.
Рәсемнәрдә:Борюшкиннар гаиләсе. Уртада - тренер В. Борюшкин, аның янында - шәкерте Никита; келәмдә - Д. Вихляский (сулда); пьедесталда - безнең кызлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир

2
X