“Олимп”та – билбау көрәше
«Олимп» спорт комплексында «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте призларына 2006-2008 елда туган малай-кызлар арасында уздырылган Татарстан беренчелегендә безнең көрәшчеләр ике көмеш һәм бер бронза медаль оттылар.
Турнир рус һәм татар телләрендә барды, анда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, Рамилә Исхакова һәм “Любо” казаклар җыр ансамбле сәламләде.
Ярышларда республиканың 15 районыннан 250дән артык спортчы катнашты. Безнең район данын спорт мәктәбеннән 20 көрәшче яклады.
Софья Ямщикова 32 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга чыкты, Ангелина Егорова да 40 килограммга кадәр үлчәүдә икенче булды, ә Антон Куценко 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче урынны алды. Барлык призерларга да медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев