Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Олимпиада сездә нинди тәэсир калдырды?

    Шушы көннәрдә генә Лондонда ХХХ нчы Олимпия уеннары тәмамланды. Спорт тормышындагы бу зур вакыйга безнең районда яшәүчеләрдә нинди тәэсир калдырган?

    Владимир Борюшкин (Болгар шәһәре):

    - Олимпиада-2012не тулысынча карадым. Аеруча дзюдочыларның уңышы сокландырды. Чөнки күп еллар спортның бу төрендә зур уңышларга ирешә алмаган идек. Волейболчыларның ихтыяр көченә ис китәрлек. Баштарак җиңелеп барсалар да, соңгы минутларда нәтиҗәле уен күрсәтеп җиңү яуладылар.
    Ә менә авыр атлетларның чыгышы мактанырлык булмады. Югыйсә, медаль алу мөмкинлекләре дә бар иде. Якташыбыз Андрей Демановның спорттагы уңышларын даими күзәтеп барам. Кызганыч, ул призерлар рәтенә керә алмады. Нишләтәсең, спортта кемдер җиңә, кемдер җиңелергә тиеш…
    Спортның кайбер төрләрендә өлгерлек күрсәтсәк, кайберләрендә медальләрне көндәшләргә "бүләк" иттек. Минемчә, моның сәбәбе - тренерлар һәм аларның шәкертләре арасында бердәмлек булмау. Бу Олимпиада күпләр өчен әйбәт сабак булачак.
    Валентин Ашмарин (Полянка авылы):
    - Фатир ремонтлый башлау сәбәпле, спортның Олимпиада программасына кертелгән барлык төрләрен дә карый алмадым. Шулай да, төп вакыйгаларны күзәтеп барырга тырыштым. Әлбәттә инде, дзюдочылар өчен бик шатландым. Синхронлы йөзү, нәфис гимнастика, волейбол ярышларын теләп карадым. Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы да күп тәэсирләр калдырды. Сүз дә юк, ил командасын призерлар рәтендә күрәсе килгән иде. Никадәр генә тырышсалар да, алтын медальләрне башка ил спортчылары күбрәк яулады. Димәк, алар тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәк.
    Игорь П. (Болгар шәһәре):
    - Олимпия уеннары күңелдә авыр хисләр калдырды. Спортчыларыбызга нидер җитешмәде, кайбер төр буенча әзерлекләре дә тиешле югарылыкта булмады. Безнең команда медальләр саны буенча лидерлар арасына керә алыр, дип өметләнгән идем. Тик алай булып чыкмады.
    Марина Леонтьева (Болгар шәһәре):
    - Спорт белән аз кызыксынсам да, Олимпиаданы игътибарсыз калдырмадым. Телетрансляцияләрне тулысынча карап бармасам да, ярышларның кайберләрен калдырмаска тырыштым.
    Баштарак безнең спортчыларыбыз бөтенләй призларсыз калырмы икән, дип борчылган идем. Шөкер, соң булса да, уң булсын дигәндәй, соңыннан алар Олимпиадада катнашкан 205 ил арасыннан медальләр саны буенча дүртенче урынга күтәрелде. Миңа калса, бу бер дә начар түгел. Якташыбыз Андрей Демановның чыгышын түземсезлек белән көттем. Дүртенче урынны алса да, бу да әйбәт күрсәткеч.
    Сергей Дрогин (Өчкүл авылы):
    - Телевидение каналлары аша трансляцияләнгән Олимпиада программасын тулысынча карау мөмкинлеге булмады. Волейболчылар уенын, җиңел атлетларның чыгышын зур канәгатьләнү хисе белән карадым. Безнең команданың чыгышларын төрлечә бәялиләр. Бу уңайдан шунысын әйтәм: безнең ил спортчыларының мөмкинлекләре җитәрлек.
    Василий Балакирев (Болгар шәһәре):
    - Мин Уеннарның бөтен программасын карадым. Гимнастлар, җиңел атлетлар, көрәшчеләр, дзюдочылар аеруча шатландырды. Волейболчылар белән баскетболчылар өметне акласа, укчылар, йөзүчеләр югары нәтиҗәгә ирешә алмады. Шуның өчен спортның бу төрләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк.
    Якташыбыз Андрей Демановны да уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Ыргым һәм этеп күтәрү алымнары белән дүрт йөз җиде килограммлы нәтиҗәгә ирешүе күп нәрсә турында сөйли. Узган Олимпиадада мондый күрсәткеч өчен алтын медаль алырга була иде. Хәзер исә аның авырлыгы үзгәрде. Шулай да, молодец, Андрей!
    Валерий Наумов (Болгар шәһәре):
    - Дөресен әйткәндә, мин спортчыларыбызның әлеге Олимпиадада ирешкән нәтиҗәләреннән бер дә канәгать түгел. Спортчыларны яхшырак әзерләргә кирәк. Россия - зур ил, димәк, без тиешле югарылыкта булырга тиеш. Моңа ирешү өчен һәркем үз алдына билгеле бер максат куйсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: