Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Никита Никифоров – Татарстан Кубогы иясе!

Безнең якташыбыз, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте, хәзерге вакытта Казан энергетика институтында белем алучы Никита Никифоров Казанның “Ирбис” командасы составында мини-футбол буенча республика Кубогына ия булды.

Олег Пахомов

Әле күптән түгел генә Никита район данын футбол һәм мини-футбол буенча төрле дәрәҗәдәге мәктәп ярышларында яклый иде. Аннары ул спорт тормышына актив кереп китеп, районның өлкәннәр җыелма командасы өчен уйный башлады. Әле февраль башларында гына кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында Татарстан Кубогы ярышларында безнең команданың призерлар исемлегенә кереп, көмеш медаль алуында да, һичшиксез, Никитаның өлеше зур булды. Безнең командада ул иң яхшы уенчы дип табылды.
Студент булгач та, Никита үз командасы турында онытмый, шул ук вакытта республика мәркәзендә дә спорт карьерасын дәвам итә. Футбол буенча дәрәҗәле белгечләрнең күз уңында күптәннән торганга күрә, аны Татарстанда спортның бу төре буенча иң көчлеләрдән булып саналган “Ирбис” мини-футбол клубы составына бик теләп кабул иттеләр. Команда составында ул уңышлы чыгыш ясый. Кыш буе диярлек “Ирбис”  командасы республиканың рәсми булмаган беренчелеге  - мини-футбол буенча Казан чемпионаты Югары лигасында алдынгы урынны алып тора. Күптән түгел команда исә барлык көндәшләрен артта калдырып, Татарстан Кубогына ия булды. Алдагы төркемдә барган уенда команда “Вайлант-теплый мир” һәм “Университет” командаларын 17:9 уртак исәп белән артта калдырды, аннары чирек финалда - “Институт экономики” футболчыларын 8:4 исәбе, ярымфиналда “Волга” спортчыларын 9:6 исәбе белән җиңде. Хәлиткеч уенда исә “Ирбис” футболчылары “Альметнефть” командасын 7:2 исәбе белән тар-мар иттеләр. 


Никитаның үзе әйтүенчә, бу турнирда Марат Хәйруллин, Руслан һәм Рөстәм Мөхәммәтшин кебек танылган туп осталары белән уйнарга туры килүе белән ул бик горурлана. Аларның барысы да профессиональ футболда үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, хәзер мини-футболда көчләрен сынап карыйлар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстан Кубогында “Ирбис”ка каршы уйнаган командалар составында да танылган спортчылар җитәрлек булды. Мәсәлән, “Волга” командасы өчен Россиядә иң яхшы мини-футбол уенчыларының берсе, илнең җыелма командасының элеккеге капитаны Павел Маевский уйнады.
Шундый тәҗрибәле осталар янәшәсендә Никита да тәҗрибә туплый, осталыгын арттыра. Болгарда узган кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасындагы Татарстан Кубогы уеннарында без моны үзебез күрә алдык. Бу турнир дәрәҗәсе буенча Татарстан Кубогыннан калыша диючеләр дә хаклы түгел, чөнки кайбер командалар составында зур Кубок ярышларында чыгыш ясаучы футболчылар уйнады. Шул ук “Ирбис” командасыннан гына Олег Маркелов, Тимур Вәлиев һәм Алмаз Фәезов Байлар Сабасы командасы өчен чыгыш ясадылар. Шулай итеп, безнең футболчыларга кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында Кубок медальләре киеренке бәрелешләр аша гына эләкте.
Ә Никитага киләчәк тормышында бары тик уңышлар гына теләп калабыз. Тиздән ул безгә республика чемпионатында үзе һәм командасы ирешкән җиңүләр турында сөйләр дип ышанабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев