Мини-лапта уенында җиңделәр
Район спортчылары мини-лапта буенча “Сәламәтлек” республика спартакиадасының финал турнирында беренче тапкыр җиңүче кубогына ия булдылар.
Олег ПАХОМОВ
Лапта – борынгы уен төрләренең берсе. Соңгы елларда әлеге уенга игътибарның артуы аның электән үк популяр булуы турында искәртеп тора. Лапта уйнар өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Тапкыр, үҗәт, тиз йөгерүчән, игътибарлы, күзе яхшы күргән, хәрәкәтчән кеше генә лапта уйнарга сәләтле. Бу уен әле кай ягы беләндер америкалыларның бейсболын да хәтерләтә.
Бүген берәү дә беренче тапкыр кайчан лапта уйный башлаулары турында өздереп кенә әйтә алмый. Мәсәлән, казу эшләре вакытында археологлар Түбән Новгородта агач бита һәм йоннан ясалган туплар тапканнар. Димәк, 14нче гасырда биредә лапта уйнаганнар, дип фаразларга була.
Славяннар, мәсәлән, классик рус лаптасына өстенлек биргән. Аның кагыйдәләре шактый катлаулы, әмма шуңа да карамастан, бу ял иткәндә уйный торган мавыктыргыч спорт төренең үзәк һәм көнбатыш Европага таралуына бер дә комачауламаган. Русьта уздырылган бәйрәмнәрдә дә лапта уйнарга чакырганнар. Сугышчылар әзерләүнең бер чарасы буларак (Преображение, Семеновск, Шевардинский полкларына) махсус лапта Петр I идарә иткән чорда ук кулланыла башлаган. Әйтик, Россиядә революциягә кадәр педагоглар лапта уенына балаларны тәрбияләүнең бер чарасы буларак караганнар. Россиядә әлеге уен тарихы 1957 елда башлана. Спартакиада барышында лаптаны рәсми рәвештә бөтен илгә игълан итәләр. Шулай да, ул вакытта спортның әлеге төре белән кызыксынучылар күп булмый. Хәл бары тик 1987 елда илебез хөкүмәтенең софтбол, бейсбол һәм лапта уеннарын үстерүгә импульс биргәннән соң гына үзгәрә башлады. Беренче дәүләт чемпионаты 1990 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә үтте. Ә инде 1994 елда лапта россия спортының спорт классификациясенә кертелде. Төгәл бер елдан соң лаптаны ничек дөрес уйнарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр игълан ителде. Хәзер ел саен бәйгеләр үткәрелә. Россиянең Лапта федерациясе спорт тормышында 1997 елдан бирле актив катнашып килә.
Моннан берничә ел элек безнең районда да спортның әлеге төре белән яратып шөгыльләнә башладылар. Ирешкән нәтиҗәләре дә әйбәт. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Валерий Бердников җитәкчелегендә безнең спортчылар республика спартакиадасының һәм Татарстан беренчелегенә ярышларның финалында призлы урынга лаек булалар.
Менә быел да шәһәр стадионында узган бәйгедә бөтен көчләрен һәм осталыкларын биреп уйнадылар. Әмма җиңү өчен күп тырышырга кирәк. Республика районнарыннан килгән унөч команда арасында иң көчлеләрне ачыклау өчен шактый вакыт кирәк булды. Җиңүчене гадел итеп билгеләү өчен ярышларның катлаулы сеткасы булдырылды: дүрт төркемнең икесе чирекфиналга чыга, аннары инде кубок системасы буенча уеннан төшеп кала.
Төркемдәге беренче очрашуда безнең спортчылар зәйлеләрне 36:2 исәбенә җиңде. Ә менә Түбән Кама командасы белән уен шактый катлаулы барды. Көндәшләр берничә очкога өстенлеккә ирешсәләр дә, соңыннан капитан Валерий Бердников тырышлыгы белән очколарны тигезләп кенә калмыйча алга чыктылар һәм 22:8 исәбенә оттылар. Чирекфиналда – Яшел Үзән командасын, ярымфиналда буалыларны җиңделәр. Финалда исә Алексеевскилылар белән соңгы минутка кадәр очколар гел үзгәреп торды. Әмма безнең спортчылар көндәшләрен барыбер бирелергә мәҗбүр иттеләр һәм турнирның җиңүчеләре булдылар.
Беренче урын өчен медальләрне һәм кубокны спортчыларга “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе Видади Мәхмүтов тапшырды. Максим Кузовкин, Олег Лесюк, Владимир Граненков, Дмитрий Кузнецов, Дмитрий Ключников, Сергей Гордеев, Александр Вихлянский спартакиада чемпионнары булдылар. Команда капитаны Валерий Бердников та мактауга лаек. Хәлиткеч матч алдыннан гына җәрәхәтләнсә дә, уенчыларны рухландырып, аларга көч һәм куәт өстәп торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев