Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Медиклар ярышты

Район медиклары Яңа Чишмәдә узган республика медицина хезмәткәрләре спартакиадасының “Сәламәтлек–2019“ зона ярышларында әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.

Бәйге спортның алты төре – бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, аркан тартышу, шахмат буенча үткәрелде. Ярышларда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чирмешән районнарындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Ир-атлар арасында өстәл теннисы буенча беренче урынга район хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов чыкты.
Шахматта исә табиб-травматолог Рөстәм Кәбировка тиңнәр табылмады.

Волейбол ярышлары нәтиҗәсе буенча мактау пьедесталына Спас хастаханәсенең хатын-кызлар һәм ир-атлар командасы күтәрелде: алар өченче урынга лаек булды. Шулай ук ир-атлар командасы җиңел атлетика буенча эстафетада өченче урынга чыктылар.

Әлбәттә  инде, аркан тартышу ярышында да безнең табиблар сынатмады һәм кайбер көндәшләрен артта калдырып, финалда бары тик Нурлат командасына гына оттырдылар һәм көмеш медаль белән бүләкләнделәр.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча медикларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев