Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр сынатмады

Чабаксар һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә үткән бөтенроссия турнирларында безнең яшь көрәшчеләребез уңышлы чыгыш ясадылар.

Данила Вихлянский, Никита Борюшкин һәм Елена Паулкина үзләрен тәҗрибәле спортчы итеп күрсәттеләр. Үз авырлык үлчәүләрендә алар Чабаксар шәһәрендә күренекле спортчы Борис Лесных истәлегенә үткәрелгән яшүсмерләрнең бөтенроссия турнирында да, Йошкар-Ола шәһәрендә Марий Эл республикасы башлыгы Леонид Маркелов призларына үткәрелгән ярышларда да җиңүче булдылар. Шулай итеп, өйгә дзюдочылар кубоклар, призлар һәм дипломнар белән, чын җиңүчеләр булып кайттылар.
Йошкар-Олада башка көрәшчеләребез дә уңышлы чыгыш ясады: Дмитрий Борюшкин белән Регина Хәйруллина - икенче, Нусрат Меликов өченче урынны алдылар.
Рәсемдә: келәмдә - Данила Вихлянский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев