Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күңелле ял иттеләр

Мәгариф бүлеге инициативасы буенча, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенә йөрүче укучыларга июнь аенда "Юниор" лагерында ял итү мөмкинлеге тудырылды. Кызлар һәм малайлар бу чорда рәхәтләнеп спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнә алдылар. Гимнастлар, футболчылар һәм баскетболчылар "Карлыгач", "Футболер" һәм "Ураган" дигән өч отрядка бүленде. Отрядларга өстәмә белем бирү педагоглары Наталья Бердникова, Валерий...

Мәгариф бүлеге инициативасы буенча, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенә йөрүче укучыларга июнь аенда "Юниор" лагерында ял итү мөмкинлеге тудырылды. Кызлар һәм малайлар бу чорда рәхәтләнеп спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнә алдылар.
Гимнастлар, футболчылар һәм баскетболчылар "Карлыгач", "Футболер" һәм "Ураган" дигән өч отрядка бүленде. Отрядларга өстәмә белем бирү педагоглары Наталья Бердникова, Валерий Бердников һәм Юрий Кузнецов җитәкчелек итте. Стадионда үткән иртәнге гимнастика һәм икенче урта мәктәптә иртәнге аштан соң укучылар спорт белән шөгыләнүгә керештеләр. Алар өчен шулай ук күренекле спортчыларга һәм истәлекле вакыйгаларга багышланган нәфис фильмнар карау да оештырылды.
Тренировкалар ярышлар белән үрелеп барды. Футболчылар беренче шәһәр мәктәбе һәм кадет мәктәбе мәктәп яны лагерыннан яшь футбол сөючеләр белән иптәшләрчә матчлар үткәрделәр. Төрле отрядлардан егетләр һәм кызлар үзара да ярышты.
Тәмле төшке аштан соң укучылар ял иттеләр һәм күңел ачтылар. Лагерьда үткәргән өч атна эчендә алар Болгар музей-тыюлыгы, Кузнечиханың "Суар" музеенда экскурсиядә булдылар, су коендылар, комнан төрле фигуралар ясадылар, яхтада йөрделәр һәм балык тоттылар.
Лагерьдагы вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Ялның күңелле хатирәләре укучылар күңелендә озак сакланыр. Лагерь тормышында актив катнашкан ата-аналар да канәгать калды. Бу вакыт эчендә барысы да дуслашып, бердәм коллективка әверелделәр һәм шуңа күрә аерылышу ямансу булды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев