Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Көчне һәм характерны чыныктырып

    Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең карате кекусинкай секциясенә йөрүче яшь спортчылар Балтачта үткән чираттагы Бөтенроссия җыенында булып кайттылар.

    Рәшит Зыятдинов,
    тренер, карате кекусинкай Россия лигасының региональ вәкиле.
    Балтачтан ерак түгел Кара Күл янындагы тыюлык зонасында традицион җыен инде уникенче ел рәттән үткәрелә. "Киокушин сугышчысы" исемен йөрткән җәйге мәктәпне Россия карате кекусинкай лигасы һәм студентлар федерациясе үсеп килүче буында спортның бу төренә философик караш тәрбияләү, судьяларга, инструкторларга (тренерларга) лицензия тапшыру, ә иң мөһиме - спортчыларга аттестация үткәрү, аларның осталык тәҗрибәсен тикшерү максатында оештыра. Тагын шунысы да бар, мондый җыеннар фикердәшләргә дусларча аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
    Җыенга, Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Балтач шәһәрләре, Болгар, Әлки һәм башка районнардан килгән вәкилләрдән тыш, 2006 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, Россия һәм Себер чемпионатларының чемпионы һәм призеры Станислав Смеркалов җитәкчелегендә Новосибирск һәм Томск төркеме, 1990 елгы Советлар Союзының соңгы чемпионатында катнашучы Эдуард Старостин җитәкчелегендә Марий Эл Республикасы спортчылары һәм башкалар да килде. Шулай ук җыенда Мәскәү, Кострома һәм Киров өлкәләре, Удмуртия Республикасыннан килгән көрәшчеләр дә катнашты.
    Безнең районнан җыенда беренче тапкыр Тәтеш педагогия колледжының физкультура бүлеге студенты Сергей Якличев, икенче урта мәктәп укучылары Михаил Репьев белән Олег Титов, Өчкүлдән Тәлгат Хәмидуллин һәм Владимир Шарлаимов көч сынашты.
    Күнегүләрне һәм аттестацияләрне Россия карате кекусинкай лигасы президенты Борис Белов үткәрде, лагерьны оештыру мәсьәләләре белән безнең республика вәкилләре - ТР сугышчан сәнгатенең милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский, шулай ук Илнур Кәримов һәм Равил Гатиятуллин шөгыльләнде.
    Палаткалар лагеры бик матур урында - урман аланында урнашкан. Эссе көннәрдә озак вакыт күнегүләр ясаган спортчылар күлдә су кереп, рәхәтләнеп ял итә алдылар. Көн иртәнге биштә кросс белән башланып китә (балалар өчен - 1,5, өлкәннәр өчен 3 километр), аннары сәгать ярым саклану алымнарын һәм башка элементларны башкару күнегүләре дәвам итә. Төшке аш алдыннан чыдамлыкны ныгыта торган күнегүләрдән соң шулай ук ката алымнарын (кара-каршы көрәш) өйрәнделәр. Кичен бу күнегүләр төрле тәртиптә ике сәгать кабатланды.
    Өч көн дәвамында үткәрелгән күнегүләрдән соң, традиция буенча карате спортчыларына "Киокушин сугышчысы" исемен бирү тантанасы булды, монда җыенга килгән 180 кеше катнашты. Башта төрле төстәге билбауларга ия булучылар ката күнегүләрен башкардылар. Аннары психологик яктан ял итү өчен төрле күңел ачу күнегүләре - челтәр астында шуышу, бер-берең аша сикерү, дустыңны аркада һәм җилкәдә күтәреп йөрү, кулларда йөрү, саклану чараларын кию, капчык киеп сикерү һәм башка күп төрле күнегүләрне үтәделәр. Аларны барысы да күтәренке күңел белән башкардылар. Ә соңгы сынау бигрәк тә күп көч таләп итте. Һәр спортчы теләсә кайсы мизгелдә сугарга әзер торган, көрән һәм кара билбауга ия булган тәҗрибәле спортчылар сафы аша үтәргә тиеш булды. Бу сынауны уңышлы үтүченең күкрәгенә мөһер сугылды һәм "Балтач-2014" дип язылган камуфляж банданалар тапшырылды. "Киокушин сугышчысы" отрядына кабул ителгән спортчыларның шатлыгы йөзләрен чыккан иде.
    Икенче төнне сәгать икедә барысын да барабан тавышы уятты. Спортчылар тиз генә чыгып тезелделәр. Соңга калучыларга төрле күнегүләр башкарырга туры килде, ә аннары төнге күнегүләр башланып китте. Спортчылар тагын бер сынауны уңышлы үтә алуларына бик горурландылар.
    Шул ук җомга көнне сары билбаулы спортчылар арасында ката башкару буенча турнир үтте. Безнең районнан Михаил Репьев белән Тәлгат Хәмидуллин ак һәм кызгылт-сары билбаулылар арасында өченче урынга чыктылар. Барлык призерларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Ә югарырак дәрәҗәгә ия булган спортчыларны Россия чемпионаты көтә иде. Яңгыр явып, үлән юешләнеп, пычракка әйләнсә дә, аланда бәрелешләр бик кызу барды. Барлык җиңүче һәм призерларга медальләр һәм кубоклар тапшырылды.
    Шимбә көнне күптән көтеп алынган кю- һәм дан-тестларга аттестация башланып китте. Бу юлы инде көне дә аяз һәм кояшлы булды. Нормативларны үтәгән көрәшчеләргә чираттагы билбау тапшырылды. Көрәшләр башланып киткәч, спортчыларга икенче кю дәрәҗәсенә туры килгән сары, яшел һәм көрән билбаулар тапшырылды. Беренче дан өчен билбау көрәшен барысы да түземсезлек белән көтеп алды. Кызып киткән спортчыларга һәр ике минут саен көндәшен алыштырганнан соң, азрак суыту өчен өсләренә салкын су коярга туры килде. Шулай да иң зур тамаша - тагын бер баскычка өскә күтәрелергә омтылган беренче һәм икенче дан спортчыларының көрәше булды. Бу авыр сынауны барысы да диярлек уңышлы ерып чыкты, шул исәптән безнең егетләр дә сынатмады. Моның өчен аларга берничә ай буе секциядә хәзерләнергә, лагерьда тәҗрибәле иптәшләренең кул астында авыр күнегүләр ясарга туры килде.
    Шушы ук учак янында саубуллашу кичәсе оештырдылар, монда салют бирделәр һәм дискотека оештырдылар. Күпләр таң атканчы утырдылар. Якшәмбе көнне тантаналы линейкада аттестациягә нәтиҗәләр ясап, "Киокушин сугышчысы" җәйге мәктәбен үтү турында дипломнар тапшырылды. Ә кара билбау аның хуҗаларына август-сентябрь айларында, махсус заказ буенча Япониядә ясатып кайтарганнан соң тапшырылачак.
    Берничә көн эчендә дуслашып өлгергән, бердәм коллектив булып тупланган спортчыларга аерылышу авыр булды. Аларның һәрберсе барлык сынауларны үтеп, ихтыяр көчен ныгыта алулары белән горурландылар. Бу сыйфатлар аларга киләчәктә, спорт дөньясында яңа үрләр яулаганда бик кирәк булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: