Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Икенче урынны алдылар

Алексеевскида авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында узган баскетбол буенча республика чемпионатында безнең спортчылар икенче урынны алдылар. Ярышлар “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оештырылды.

Турнирда, хуҗалардан кала, Спас, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Түбән Кама һәм Тукай районнары командалары катнашты. Ике периодка билгеләнгән уеннарның һәркайсы 10ар минут дәвам итте.
Безнең спортчылар башта Алексеевск кызлары белән уйнадылар. Команда кызларының чемпионатка ныклап әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Баштарак уен тигез барды кебек, әмма бераздан мәйдан хуҗалары инициативаны үз кулларына алдылар һәм җиңүгә ирештеләр.  Дөрес, мондый нәтиҗә безнең спортчыларны бер дә канәгатьләндермәде. Башка очрашуларда алар көндәшләреннән күпкә яхшырак уйнады. Һәм алар Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Тукай районнарыннан килгән командаларны бирелергә мәҗбүр итте. Уеннар киеренке барды, шулай да ирешелгән нәтиҗәгә шатланмый мөмкин түгел. Республика күләмендә икенче урынга чыгу безнең баскетболчы кызларның күңеленә ышаныч өстәде.
Ярышларда катнашкан Светлана һәм Ксения Молодовалар, Дарья Устина, Татьяна Столярова, Регина Гыйниятуллина, Олеся Кузьмина, Анна Прохорова, Анастасия Пенькова, Анна Спирина һәм Валерия Кирюшина җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Команданы балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Юрий Кузнецов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев