Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Икенче урынны алдылар

Яшь баскетболчылар "Олимп" универсаль спорт залы базасында узган республика "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасының зона турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

Әлеге ярышларны "КЭС-холдинг" (комплекслы энергетика челтәрләре) ярдәме белән республиканың яшьләр эше, спорт һәм туризм, фән һәм мәгариф министрлыклары, шулай ук Татарстанның баскетбол Федерациясе оештырды.
Анда республиканың күрше район мәктәпләреннән килгән унөч яшүсмерләр һәм кызлар командасы катнашты. Безнең район данын район ярышларында җиңүчеләр - Болгардагы 2нче һәм Ким мәктәбе укучылары яклады. Әлбәттә инде, турнир хуҗаларыннан барысы да, беренче чиратта тамашачылар, бары тик җиңү генә көтә. Шәһәребездәге баскетбол сөючеләр дә шуңа өметләнгән иде, тик спортчыларыбызга икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Әмма киеренке бәйгедә ирешелгән бу нәтиҗә дә начар түгел.
Ни кызганыч, әле стартка кадәр үк, күнегүләр вакытында җәрәхәтләнгән көчле спортчыларның берсе Павел Сергеев безнең команда составында уйный алмады. Шул ук сәбәп аркасында тагын бер баскетболчы - Дмитрий Захаров та уенда катнаша алмады. Шуңа күрә хәтта призлы урынга чыга алмау куркынычы да туган иде. Уен киеренке барса да, безнең спортчыларыбыз Чирмешәннән килгән яшьтәшләрен 37:15 исәбе белән отты, бераз соңрак чистайлыларны да 26:25 белән җиңә алды. Тик менә беренче этапта һәм хәлиткеч уенда Алексеевск командасына берничек тә каршы тора алмадылар. Богдан Стрелков, Евгений Земсков, Эдуард Насыйбуллин, Константин Бакиров, Рөстәм Дәүләтов, Артем Новиков, Сергей Герасимов һәм Артем Храменков никадәр генә тырышса да, ике очрашуда да кунаклар көчлерәк булып чыкты.
Кызлар командасы да бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Ким мәктәбе укучыларына мондый дәрәҗәле бәйгедә сирәк катнашырга туры килсә дә, көчле көндәшләре каршында югалып калмадылар. Алай гына да түгел, Чирмешән һәм Түбән Кама спортчыларын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Командага иң күп очконы Анастасия Шестакова китерде. Татьяна Охотникова, Ирина Стаценко, Алена Романова, Маргарита Маркина, Анна Якимчева, Мария Амосова белән Татьяна Репьева да оста уйнады. Кызганыч, Алексеевск кызлары командасына гына каршы тора алмады алар.
Безнең спортчыларыбызга кубоклар һәм медальләр тапшырылды. Икенче урынга чыгу аларга мәктәп баскетбол лигасының республика финал турына чыгу мөмкинлеге бирде. Билгеле булганча, әлеге турнир да февраль аенда безнең шәһәрдә үтәчәк.
Рәсемнәрдә: ярыш призерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев