Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Икенче урынны алды

Аксубайда Бөтенроссия "КЭС-баскет" проекты кысаларында 1994 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында узган зона турнирында безнең команда икенче урынга лаек булды. Башта алар ышанычлы рәвештә Алексеевск, Яңа Чишмә, Базарлы Матак һәм Чирмешәннән килгән яшьтәшләрен җиңделәр, аннары ярымфиналда Нурлат командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Бары тик финалда гына турнир хуҗаларына дүрт очко...

Аксубайда Бөтенроссия "КЭС-баскет" проекты кысаларында 1994 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында узган зона турнирында безнең команда икенче урынга лаек булды.
Башта алар ышанычлы рәвештә Алексеевск, Яңа Чишмә, Базарлы Матак һәм Чирмешәннән килгән яшьтәшләрен җиңделәр, аннары ярымфиналда Нурлат командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Бары тик финалда гына турнир хуҗаларына дүрт очко исәбенә оттырдылар. Икенче урын аларга 23 февральдә Аксубайда үтәчәк республика финалында катнашу хокукы бирде.
Безнең команда өчен Дмитрий Захаров, Артем Храменков, Рөстәм Дәүләтов, Евгений Земсков, Егор Абалымов, Родион Шәехов, Илназ Нуриев һәм Константин Бакиров чыгыш ясады. Алар Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
* * *
"Олимп" спорт комплексында республика мәктәп укучылары спартакиадасының зона турнирында 1998-1999 елда туган баскетболчылар икенче урынны алды.
Алар Кама Тамагы һәм Әлки районнары командаларын җиңсә дә, Алексеевскидан килгән яшьтәшләренә җиңелергә мәҗбүр булдылар. Аеруча Даниил Шинкарев, Данила Вихлянский, Ришат Сәгыйров, Андрей Парфенов, Никита Мельников, Зөлфәт Хәйруллин оста уйнауларын күрсәттеләр.
Әлеге турнир кысаларында Алексеевскида үткән бәйгедә тренер Валерий Наумов җитәкчелегендә чыгыш ясаган кызлар командасы да икенче урынга лаек булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X