Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Идел буенда – иң яхшылар арасында

Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үткән Идел буе федераль округы беренчелегендә Никита Борюшкин көмеш медаль алып, үзенең Идел буенда иң яхшы самбочыларның берсе булуын тагын бер кат раслады. Олег Пахомов Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укып, хәзерге вакытта Казан энергетика институтында белем алучы Никита узган ел да мондый ярышларда җиңеп чыккан...

Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үткән Идел буе федераль округы беренчелегендә Никита Борюшкин көмеш медаль алып, үзенең Идел буенда иң яхшы самбочыларның берсе булуын тагын бер кат раслады.

Олег Пахомов

Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укып, хәзерге вакытта Казан энергетика институтында белем алучы Никита узган ел да мондый ярышларда җиңеп чыккан иде. Бу юлы да юниорлар арасында 100 килограммнан артык авырлык үлчәвендә чемпион булырга барлык мөмкинлекләре бар иде. Ул финалга ышанычлы килеп җитте, ә хәлиткеч көрәштә, узган елгы кебек, Самарадан Олег Красиковка каршы көрәште. Былтыр Никита авырту алымын кулланып, көндәшен вакытыннан алда җиңгән иде. Быел да ул көндәшен 7:6 исәбе белән отып килде, тик көрәш тәмамланырга өч секунд калгач, көндәшенең бер алымына каршы тора алмады. Соңгы хәрәкәттә җиңүне Самара көрәшчесе яулады.

- Мондый дәрәҗәле турнирда, көрәшнең соңгы секундларында җиңүне кулдан ычкындыру үкенечле булды, әлбәттә, - диде Никитаның тренеры Владимир Борюшкин. - Шулай да ул үзенең төп бурычын үтәде - 2015 елның февраль аенда Рязань шәһәрендә үтәчәк Россиянең финал беренчелегенә бару хокукын яулады (мондый хокук һәр авырлык категориясеннән икешәр самбочыга бирелде). Бу вакыт эчендә яхшылап әзерләнергә була, Кстоводагы хаталарны кабатламаска кирәк. Тулаем алганда, Никита өчен ел уңышлы килде: ул егетләр арасында дзюдо һәм самбо буенча Идел буе чемпионы исемен алды, юниорлар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да республика беренчелекләрендә отты. Рязаньда да сынатмас дип өметләнәм, чөнки җиңүчегә дөнья беренчелегенә бару хокукы бирелә...

Шулай ук Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашучы Данила Вихлянскийга да финалга чыгу өчен аз гына очко җитмәде. Быел ул авыррак - 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвенә күчкәнгә күрә, югары нәтиҗәләргә ирешү кыенрак, ләкин бераздан бар да җайланырга тиеш. Кстовода Данила беренче өч көрәштә җиңеп чыкты, ләкин көчлерәк көндәшенә оттырып, финалга чыга алмады. Шулай да Данила өчен узган сезон уңышлы булды: ул җиңелрәк авырлык категориясендә Идел буе чемпионы исемен алды, республика җыелма командасы составында Мәскәүдә үткән халыкара "Җиңү" турнирында җиңүгә иреште, авыррак категориядә Татарстан беренчелекләрен отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никита Борюшкин көмеш медаль Идел буе федераль округы беренчелег