Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футболчылар ярышка әзер

2006-2007 мини-футбол буенча безнең район командасы “Олимп” спорт комплексында елда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Кубогы алдыннан ТАССРга 100 ел тулуы уңаеннан уздырылган ачык районара турнирда катнашты.

Ярышларда катнашучы алты команда ике төркемдә көч сынашты. Безнең беренче командага Буаның икенче командасы һәм Балык Бистәсе футболчылары белән көч сынашырга туры килде. Ә икенче команда ярымфиналга чыгу өчен Буаның икенче командасы һәм Нурлат укучылары белән уйнады.
Беренче командага тупланган тәҗрибәлерәк футболчылар яхшырак нәтиҗәгә ирештеләр. Буа командасын 7:0 исәбе белән тар-мар иткәннән соң (Николай Степанчев – дүрт, Никита Елистратов, Шон Каганцов, Ибраһим Рәхимов берәр туп кертте), Балык Бистәсе спортчылары белән киеренке уенны тигез исәп белән тәмамладылар. Нәтиҗәдә алар үз төркемендә берече урынны алып, ярымфиналга чыктылар. Икенче командага исә бу бәйгедә уңыш елмаймады: алар Буа командасына – 0:3, нурлатлыларга 2:3 исәбе белән оттырдылар. 
Ярымфинал уенында Ибраһим Рәхимов, Никита Елистратов, Ленар Мортазин һәм Николай Степанчев керткән туплар аркасында безнең беренче команда Нурлат футболчыларын 4:1 исәбе белән җиңә алды. 
Финалга таба егетләр бераз арыдылар, ахры. Буа спортчылары белән матчта башта 2:0 исәбе белән алда барсалар да (тупларны Ленар Мортазин белән Александр Коптелов кертте), ахырга таба көндәшләренә башта исәпне тигезләргә, аннары инде пенальти сериясендә алга китәргә дә мөмкинлек бирделәр. 
Нәтиҗәдә беренче урынга Буа командасы чыкты, безнең егетләр икенче булдылар. Көндәшләренең тренеры Ринат Садыйков фикеренчә, бу турнир соңгы арада үткәрелгән ярышлар арасында иң әйбәтләрнең берсе булган. Алдан әйтеп үтелгән уенчылардан тыш, безнең команда өчен Дмитрий Черников, Егор Елантьев һәм Илназ Ваһапов чыгыш ясадылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең район данын 25-27 мартта Аксубайда узачак Татарстан Кубогы бәйгесендә якларга тиеш команда составы билгеләнде.

Фото: http://fcarbat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев