Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чакырды чаңгы юлы...

Болгардагы “Олимп” спорт мәктәбе базасында “Татарстан чаңгы юллары – 2020” чаңгы ярышы үткәрделәр.

 Ярышлар Бөтенроссия “Чаңгы юллары” акциясе һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” кышкы фестиваль кысаларында оештырылды.
Кышкы спорт бәйрәменә 300дән артык кеше килде. Катнашучылар арасында шәһәрдәге беренче, икенче, Антоновка, Полянка, Танкеевка, Иж-Борискино урта мәктәпләре, кадетлар мәктәп-интернат укучылары, шулай ук тармак технологияләре техникумы студентлары, Болгар музей-тыюлыгы, мәгариф бүлеге, ветераннар оешмасы вәкилләрен һәм башкаларны күрергә була иде.
Чаңгыларны иртәдән, спорт мәктәбенә килеп теркәлгәч, бирә башладылар. Вакытны бушка уздырмаска теләп, ярышларда катнашырга теләүчеләрнең күбесе бераз тән яздыру һәм җылынып алу алу максаты белән, чаңгыда шуа башладылар.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов ярышта катнашучыларны сәламләп, барысына да уңышлы стартлар һәм финиш сызыгына кадәр сынатмыйча килеп җитүләрен теләделәр.
Чаңгычылар, яшь аермасына карап, 1дән 5 километрга кадәр дистанциядә иң көчлеләрне ачыкладылар. Кемдер беренче секундлардан ук алга ыргылды, икенчеләре исә ашыкмыйча гына барып, финишка җиткәндә лидерлыкка чыгарга омтылыш ясап карады. Кышкы көннең матурлыгына сокланып, чаңгы юлыннан әкерен генә шуып килүчеләр дә булды. Иртәнге якта салкын үзен сиздерсә дә, кояш югарыга күтәрелә башлау белән бераз җылытты. Хәер, чаңгычыларның туңып торырга вакыты да булмады.
Бу ярышлар аеруча дүрт яшьлек Дмитрий Кузовкин өчен истәлекле булды. Ул үзенең әти- әнисе, әбисе һәм бабасы белән бергә килгән. Аның кече яшьтән спортны яратып үсүенә сокланмый мөмкин түгел. Әбисе Луса Әхмәдышева чаңгычылар бәйгесендә ел саен теләп катнаша, менә быел да финишка барысыннан да алдарак килеп җитте. Ире Равил да сынатмады, аларның тагын бер оныклары – Әмир призер булды.
Ветераннар арасыннан чаңгы спорты белән күп еллардан бирле шөгыльләнүче Светлана Демина, Рәшит Зыятдинов, Рәфыйк Җәләетдинов та бары тик мактауга гына лаек. Алар быел да яшьләргә үрнәк күрсәтте. Ярышларда  һәр елда актив катнашучы хезмәт ветераны, Тукай авылыннан Вакыйф Рәхимов турында да әйтми мөмкин түгел. Быел 80 яшен тутырачак Вакыйф абый әле дә егетләр кебек җитез, бу юлы да дистанцияне тиз үтте.
Ярышларда үз яшь төркемнәрендә Рөстәм Фәйзелгатов (МЧС), Раил Гыйләҗев, Виктория Скрябина (тармак технологияләре техникумы), Евгений Николаев (сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат), Денис Горюнов, Ирина Моисеева, Светлана Гордеева (Болгар), Артем Главнов, Матвей һәм Тимофей Гордеевлар (“Олимп”), Анастасия һәм Дмитрий Медведевлар (Антоновка), Кристина Нурмөхәммәтова (Танкеевка), Александр Ермилин (мәгариф бүлеге), Вероника Мулинова (Болгардагы 2нче мәктәп) җиңүче булды.
Чаңгы ярышларында җиңүчеләр һәм призерларга медаль, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Дмитрий Кузовкин белән Вакыйф Рәхимовны кубок белән бүләкләделәр.
“Россия чаңгы юллары” ярышларында район авылларында яшәүчеләр дә ел саен теләп катнаша. Чаңгыга басарга әле тагын “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” кышкы сынаулар комплексы этабы да үзенә күрә бер этәргеч бирә. Татарстан Республикасы ГТО комплексында катнашучылар, алтын, көмеш һәм бронза медальләр алучылар саны буенча Россия төбәкләре арасында елның-елында лидерлар арасында бара. Бу күрсәткечләр Татарстанның Россиядә спортка иң зур игътибар бирелүен тагын бер кат раслый.
Чаңгы ярышларына килгәндә, ул зур оешканлык белән үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев