Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Чаңгычылар көч сынашты

“Олимп” спорт мәктәбе чаңгы узышлары буенча район чемпионаты һәм беренчелеген уздырды.

Чаңгы юлына Антоновка, Бураково, Иске Рәҗәп, Ямбакты, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәп укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, кадетлар, сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәптә белем алучы укучылар чыкты. 
Ярышлар төрле яшь категорияләрендә кызлар, егетләр һәм ирләр арасында бер, ике, өч һәм биш километрлы дистанцияләрдә булды. 
Узыш нәтиҗәләре буенча үз яшь төркемнәрендә спорт мәктәбеннән Софья белән Ангелина Ямщиковалар, Тимофей Гордеев, Анастасия Медведева, Александр Ерофеев, Виктория Скрябина, Дмитрий Шәвәлиев, Раил Гыйлаҗев, Виктор Ермилин җиңеп чыкты.
Шул ук дистанцияләрдә икенче урыннарны Полина Елистратова, Александр Афонин, Екатерина Кузнецова, Дмитрий Медведев, Валерия Ямщикова, Никита Комаров,  Илья Афонин һәм Артем Главнов алды. Өченче урыннар Олеся Коровушкина, Александр Чекалин, Варвара Мулинова, Евгений Николаев, Эльвина Заһитова, Кирилл Калинкин, Илназ Каюмов һәм Илья Володинга эләкте. 
Биш километрлы дистанциядә 46 яшьтән олырак ирләр арасында Александр Ермилинга тиңнәр булмады.
Чаңгычыларны ярышларга тренерлар Сергей Власов, Елена Бурумова, Александр Антохин һәм Виктор Ермилин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев