Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөтенроссия яшьләр уенында

Самара өлкәсендә үткәрелгән самбо буенча VIIнче авыл уеннарында Данила Вихлянский аеруча уңышлы чыгыш ясады. Турнир самбоны спорт төре буларак рәсми тануның 75 еллыгына багышланды. Тренер Владимир Борюшкинның спортчысы 1997-1999 елда туган 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендәге яшүсмерләр арасында чыгыш ясап, алты көндәшен җиңде. Алар арасында ил күләмендә танылган спортчылар да...

Самара өлкәсендә үткәрелгән самбо буенча VIIнче авыл уеннарында Данила Вихлянский аеруча уңышлы чыгыш ясады.
Турнир самбоны спорт төре буларак рәсми тануның 75 еллыгына багышланды. Тренер Владимир Борюшкинның спортчысы 1997-1999 елда туган 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендәге яшүсмерләр арасында чыгыш ясап, алты көндәшен җиңде. Алар арасында ил күләмендә танылган спортчылар да бар иде. Хәлиткеч очрашуда Данила Саратов спортчысы Владислав Бахтиннан гына җиңелде. Шулай да безнең спортчының бу зур уңышы һәм аңа Россия чемпионатында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Ул 17-19 июньдә Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә үтәчәк.
Безнең икенче самбочыбыз беренче тапкыр чыгыш ясаган Ришат Сәгыйров өчен дә бу ярышлар уңышлы булды. 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул ике очрашуны отты һәм икесен оттырды һәм нәтиҗәдә унынчы урынны алды.
Шушы арада Данила укучылар Спартакиадасы кысаларында, Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәреләчәк ярышларда катнашачак.
Ул шулай ук республика җыелма команда составына кертелде. Башка спортчыларыбыз Геннадий Борюшкин истәлегенә үткәрелә торган традицион турнирда катнашалар. Ул "Олимп" спорт залында 18 майда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев