Болгар йөзүчеләре – алдагы урыннарда!
“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Геннадий Ирдинкин шәкертләре Минзәләдә узган Татарстан беренчелегеннән ике алтын һәм бер көмеш медаль белән кайттылар.
Спортчыларның ярышка бик тырышып хәзерләнүләре үз нәтиҗәсен бирде. Олег Захаров 100 метрга кадәр арада аркада ятып йөзүдә беренче урынны алды. Ирекле алым белән 200 метрлы дистанциядә Илья Растремин да беренче урынга чыкты. Өченче өлкәннәр разрядына ия булган Адель Бирюков брасс белән 50 метрга йөзүдә көмеш медаль отты.
Ярышларда катнашучы башка спортчылар исә беренче яшьләр разрядына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев