Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Болгар ислам академиясе магистрантлары волейбол уйнады

Болгардагы ислам академиясе физкультура укытучысы Василий Аверьянов истәлегенә багышлап уздырылган I волейбол турнирында катнашты.

Укытучы истәлегенә багышланган турнир районда әле беренче тапкыр гына уза. Әлеге чараны оештыруны Спас районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының чираттагы утырышы барышында тәкъдим иткәннәр.

– Василий Аверьянов тумышы белән Куралово авылыннан, Бураково мәктәбендә физкультурадан укытты, – дип сөйли парламент рәисе Анастасия Павликова. – Күпләр аны әле дә булса тәҗрибәле педагог, ачык күңелле кеше, яхшы дус һәм иптәш буларак әйбәт хәтерли. Тәкъдимне районның башка мәктәпләре, тармак технологияләре техникумы педагоглары һәм «Олимп» спорт комплексы бердәм хуплады. Хәтта «Кол Гали» кунакханәсе хезмәткәрләре дә ярышка үз командасын җибәрде. Яшьләр парламентында яңа сыйфатта эшләп, без инде танылган якташларыбыз истәлегенә багышланган мәдәни һәм спорт чараларын күп уздырдык.

Ярышта 6 команда катнашты. Болгардагы ислам академиясендә белем алучы егетләр дә килгән иде.

Безнең команда составында күбесенчә магистратурада укучылар уйнады, – ди Болгардагы ислам академиясе тренер-укытучысы Рәниф Сабиров. – Араларында Дагыстан, Ингушетиядән, хәтта чит илләрдән килгән талантлы егетләр бар. Барысы да тырышып, оста уйнады. Спортта бәхет көчле, кыю һәм  максатка ирешә торган кешеләргә елмая. Киләсе ярышларга тагын да ныклап әзерләнергә тырышачакбыз.

Ярыш нәтиҗәләре

1 урын – «Олимп» командасы;

2 урын – «Укытучылар» командасы;

3 урын – «Кол Гали» командасы.

Болгардагы ислам академиясендә физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Мисал өчен, докторантура һәм магистратурада укучылар һәр иртәне физзарядкадан башлый. Көн дәвамында расписание буенча мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы һәм спортның башка төрләре буенча  дәресләр каралган. Академиядә укучылар йөгерергә ярата. Алар инде үзләрен Казанда күптән түгел узган көзге кросс ярышларында яхшы яктан күрсәтергә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев