Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Батыр якташыбыз истәлегенә

Безнең яшь футболчылар "Спас" шәхси сак предприятиесе призына үткәрелгән турнирда ышанычлы җиңү яуладылар.

Ярышлар тулы Дан орденнары кавалеры Павел Карпов истәлегенә багышланды.
Предприятие җитәкчесе Александр Клещев сүзләренә караганда, бу турнир җиденче тапкыр үткәрелә. Ул оештырылганда Павел Алексеевич әле исән була, ләкин сәламәтлеге какшаганлыктан үзе катнаша алмый, туганнары гына килә. Ул егетләрнең бу гамәлләрен хуплап кабул итә, аларның нык, таза булуларын, кирәк вакытта Ватанны сакларга әзер торуларын тели. Батырның тормыш юлы егетләргә яхшы үрнәк булып тора.
Исегезгә төшерәбез, запастагы өлкән сержант Павел Карпов Калинин, Сталинград, Балтыйк буе һәм 3нче Белоруссия фронтлары составында сугыша һәм Җиңүне Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Ул командалык иткән сугышчан расчет дошманның дистәләгән танкын һәм бронемашиналарын юк итә.
Тыныч тормышта да ул илгә файда китерерлек итеп яши, җәмәгать эше алып бара, үсеп килүче буынга патриотлык тәрбиясе бирүдә катнаша.
Бу юлы безгә Иске Майна, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының өлкән класс укучылары килде.
Беренче уенда безнең егетләр Иске Майна командасын 6:0 исәбе белән җиңде. Эдуард Малыгин - ике, Сергей Герасимов белән Александр Савинов, Александр Изосимов, Игорь Пантелеев берәр туп керттеләр. Лаешлылар белән очрашу зур киеренкелек белән барды, шулай да безнең капитан Эдуард Малыгинның осталыгы аркасында (ул үзе генә өч туп кертте) безнең футболчылар 5:2 белән җиңүгә ирештеләр. Бер тупны Сергей Герасимов кертте, тагын бер тупны үз уенчыларының ялгышы аркасында үз капкасына үзләре керттеләр. Соңгы уенда безнең футболчылар аеруча зур осталык күрсәттеләр, Балык Бистәсе командасын 9:0 исәбе белән оттылар. Монда Эдуард Малыгин, Евгений Земсков, Константин Сосипатров-икешәр туп, шулай ук Александр Савинов, Руслан Вафин һәм Александр Изосимов берәр туп кертүгә ирештеләр.
Нәтиҗәдә лаешлылар-икенче, Балык Бистәсе командасы өченче урынны алды. Безнең командага зур кубок, ә егетләрнең барысына да Павел Алексеевич Карпов медальләре тапшырылды. Моннан тыш, иң яхшы һөҗүмче Эдуард Малыгинга, иң яхшы сакчы Александр Архиповка (Лаеш) һәм яхшы капкачы Евгений Костаковка (Балык Бистәсе) кубоклар тапшырылды.
Бу турнир, тренер Владимир Постников сүзләренә караганда, безнең команданың мини-футбол буенча республика беренчелегенә зона ярышларына әзерлеген тикшерү булды. Ул ноябрь башында "Олимп" универсаль спорт залында үтәчәк.
Рәсемнәрдә: П.Карпов; ярышта җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев