Баскетболчылар Казан спортчыларын җиңде
Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең спорт залында баскетболчылар арасында дусларча очрашу үтте.
Уеннарда белем бирү үзәгенең (ДООЦ) Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр һәм Казан шәһәренең УНИКС “Юниор” командалары (“Регина” кунакханәсе базасындагы өйрәнү-күнегүләр җыеннарына килгәннәр) катнашты.
Якларның килешүе буенча, уеннар дүрт период дәвамында 15әр минут барды. Кирилл Игнатьев, Данис Зиннәтуллин, Максим Федоров, Равил Кадыйров, Марат Усманов, Степан һәм Никита Гладковлар составында уйнаган безнең команда көндәшләрен 109:67 исәбенә җиңүгә иреште.
Мондый уеннар спортчыларның осталык дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә, тәҗрибәсен арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев