Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баскетболчылар сынатмый

1998 елда һәм аннан соң туган укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелегенә шәһәрдәге беренче мәктәп кызлары һәм кадет мәктәбе егетләре җиңеп чыкты. Кызлар арасында финал турнирында куст ярышларында җиңгән биш команда катнашты. Нәтиҗәдә икенче мәктәпнең яшь баскетболчылары көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Икенче урында - Ким кызлары, өченче урынны икенче шәһәр...

1998 елда һәм аннан соң туган укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелегенә шәһәрдәге беренче мәктәп кызлары һәм кадет мәктәбе егетләре җиңеп чыкты.
Кызлар арасында финал турнирында куст ярышларында җиңгән биш команда катнашты. Нәтиҗәдә икенче мәктәпнең яшь баскетболчылары көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Икенче урында - Ким кызлары, өченче урынны икенче шәһәр мәктәбе спортчылары алды. Ә егетләр арасында финалга алты команда чыкты. Беренче урынны - кадет мәктәп-интернат спортчылары, икенче һәм өченче урыннарны икенче мәктәп һәм Никольск мәктәбе командалары алды.
Җиңеп чыккан командаларга - кубоклар, барлык призёрларга дипломнар тапшырылды.
Ә гыйнвар уртасында "Олимп" универсаль спорт залында "КЭС-баскет" республика мәктәп баскетбол лигасының 1994 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар арасында зона турниры үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев