Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баскетбол бәйрәме

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Юрий Кузнецовта тәрбияләнүче балалар Алексеевскида баскетболның 50 еллыгына багышланган ачык республика турнирында катнаштылар. Юбилярларны бәйрәм белән котларга тирә-як регионнардан гына түгел, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән дә тугыз команда килгән иде. Аларның барысы да өч төркемгә бүленеп, җиңүчеләр ярыш призёрлары булдылар. Безнең команда башта Актаныш һәм Алексеевскиның...

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Юрий Кузнецовта тәрбияләнүче балалар Алексеевскида баскетболның 50 еллыгына багышланган ачык республика турнирында катнаштылар.
Юбилярларны бәйрәм белән котларга тирә-як регионнардан гына түгел, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән дә тугыз команда килгән иде. Аларның барысы да өч төркемгә бүленеп, җиңүчеләр ярыш призёрлары булдылар. Безнең команда башта Актаныш һәм Алексеевскиның беренче командасы белән ярышты. Читтән килгән команданы бик җиңел отса да, хуҗалар белән көрәш кыенрак барды. Нәтиҗәдә аларга оттырып, безнең команда юаткыч призга гына ия булды.
Соңрак үткәрелгән конкурсларда алар уңышлырак чыгыш ясадылар. Данила Шинкарев өч очколы ыргытулар буенча, ә Данила Вихлянский - штраф ыргытулары буенча икенче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев