Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Аны Третьяк үзе котлады

    Владимир Борюшкин кул астында шөгыльләнгән Данила Вихлянский Ульяновск шәһәрендә Эльвир Якупов истәлегенә дзюдо буенча үткәрелгән Бөтенроссия турнирында җиңеп чыкты.

    46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ул Россиядәге дзюдо буенча танылган мәктәпләрдән килгән үз көндәшләрен җиңеп, беренче урынны алды. Җиңүчегә диплом, кубок һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Әлбәттә, иң истә калганы - турнирның кунагы легендар хоккейчы Владислав Третьякның котлавы булгандыр. Ул яшь спортчыга киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
    Рәсемдә: В.Борюшкин, Д.Вихлянский һәм В.Третьяк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: