Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Андрей Деманов:«Спортта һәр адымны алдан үлчәргә кирәк»

    Казанда узган авыр атлетика буенча Россия чемпионатында Татарстан спортчысы Андрей Деманов нибары сигезенче урынны гына алды. Европа чемпионы, Шэньчжэнь Универсиадасы җиңүчесе бәйге ахырына якынлашып килгәндә 227 килограммлы штанганы күтәрү нияте белән күперчеккә чыкты. 105 килограммлы атлетның бу авырлыкны буйсындырган очракта призерлар арасына керәчәгенә шик юк иде. Кызганыч, ул штанганы күтәрә...

    Сергей КОЗИН.
    Демановның призерлар арасына эләгә алмавына гаҗәпләнерлек берни юк кебек. 105 килограммлы авырлык үлчәвенә күчкәннән соң Россиянең быелгы чемпионаты аның өчен беренче рәсми турнир булды. Андрей үзенең бөтен титулларын 94 килограммлы авырлыкта яулады. Хәер, Татарстан данын яклап 2013 елгы Универсиадада катнашырга тиешле кандидатның сигезенче урында калуына башка сәбәпләр дә бар.
    - Алган җәрәхәтем әле төзәлеп кенә килә, - диде "Вечерняя Казань" хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Андрей Деманов. - Баштарак бу ярышларда катнашу турында уйламаган идем. Аннары нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә кирәк, дигән фикергә килдек. Универсиадага да әзерләнәбез. Шуңа күрә, бу чемпионатта хәлне бетерүнең мәгънәсе юк. Штанга күтәргәндә барысын да төгәл үтәргә, алган җәрәхәтне яңадан кузгатмаска тырыштым.
    - Ярыш азагында сез әлеге турнир өчен рекордлы саналган авырлыкны буйсындырырга теләдегез…
    - Ыргымда барысы да мин уйлаганча килеп чыкмады (ыргымда Деманов лидердан 13 килограммга калышты -С.К.), бу авырлык миңа медаль китерергә тиеш иде. Үземне әйбәт хис иттем, авырлыкны күтәрергә көчем дә бар иде. Штанганы күтәргәч, йокы артериясе бераз кысылды, шуңа күрә тигезлекне югалттым…
    - Якын киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
    - Тиешле авырлыкны тупладым. Хәзер физик көч туплыйсы һәм нәтиҗәләргә ирешәсе калды. Көч туплау, техниканы яхшырту өчен күп тырышырга туры килде. Барысын да ашыкмыйча, үз җае белән эшләргә кирәк, чөнки бер авырлыктан икенчесенә күчү шактый вакыт ала. Спортчылар һәр турнирга биш-җиде килограммга кадәр авырлыкны арттыра һәм акрынлап әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Казанда бу нәтиҗәгә ирешүем дә начар түгел. Ни дисәң дә, яңа үлчәүдә бу минем беренче адымым. 94 килограммлы авырлыкта мин байтак еллар дәвамында ике лидерның берсе идем. Бу чемпионатта башка исемнәр, көндәшлек тә зур. Саллы авырлык туплау өчен миңа вакыт кирәк. Әлеге чемпионат дөнья чемпионатына кандидатлар сайлауны күздә тотып үткәрелде. Мин бу чемпионатка эләгә алмыйм. Ә менә Универсиадада яхшы нәтиҗә күрсәтергә телим.
    - Универсиадада катнашасы килү теләге зурдыр?
    - Әйе, алда Универсиадага эләгү бурычы тора. Әлегә җыелма команданың киңәйтелгән составы гына билгеле, һәр авырлыкка бер генә юллама бирелә. Җыеннарда 20 кеше булса да, шуның сигезе генә катнашачак.
    - Яңа авырлык үлчәвенә нинди өметләр баглыйсың? Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарына барасың киләме?
    - Мондый планнар төзегән юк. Башта биредә егетләр күрсәткән нәтиҗәдән югарырак нәтиҗәләр күрсәтергә: ыргымда - 190 кг, ә этеп 230 килограммны буйсындырырга кирәк. Өметләр юк түгел. Шуның өчен туктаусыз күнегүләр ясыйм. Россиядә беренче номерлы булу авыр, шулай да иң яхшы икенче-өченче атлет арасына эләгәсе килә. Ел ярымнан соң бәлки моңа ирешә дә алырмын. Иң мөһиме - ашыкмаска, үзеңне бетермәскә кирәк. План белән эшләргә, күбрәк уйларга, артык адым ясаудан сакланырга кирәк. Мин Олимпиададан соң сигез ай дәваландым, әмма җәрәхәт әле дә үзен сиздерә. Лондондагы соңгы чыгышымда иңбашындагы сеңер ике җирдән өзелде. Көрәш дәрте белән моны үзем дә сизми калганмын. Моның белән шаярырга ярамый. Бер-ике ел чыгыш ясамый торырга кирәк. Аннары күперчеккә чыгу җиңел булмаячак.
    Фото www.evening-kazan.ru. сайтыннан.
    («Вечерняя Казань» газетасының 2013 елның 4 июнь саныннан алынды).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: