Закон алдында җавап бирәчәкләр
Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетеннән әйберләр урлап чыккан өч ир-атка закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Сәүдә ноктасы буенча йөреп, азык-төлек җыйганнан соң, алар ризыкларны куртка кесәләренә салып куйганнар. Шулай итеп “эз яшергәч”, тыныч кына кибеттән чыгып та китәләр.
Урлау факты соңрак, сатучылар видеокүзәтү камераларыннан язмаларны караган чакта ачыклана. Камерада угрыларның төс-кыяфәте дә, алар утырып киткән машина да бик яхшы күренә.
Полиция хезмәткәрләре автомобиль номерлары буенча каракларның эзенә тиз төшәләр. Транспорт чарасы Ульяновск өлкәсендә теркәлгән булып чыга. Ир-атларның шәхесен ачыклау да зур кыенлык тудырмый. Санап чыгарганнан соң аларның 4 мең сумлык товар урлап чыгулары билгеле була. Хәзер инде каракларга җәза чарасын суд билгеләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев