Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Юлдагы фаҗигаләр

Юл кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыккан ике юл һәләкатендә бер кеше һәлак булды. "Фиат" машинасы шофёры караңгыда Болгар авылының Мөхәммәдьяр урамындагы юлдан барган җәяүлене күрмичә, аны бәрдереп китә һәм җинаять урыныннан кача. Алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле тиздән җан бирә. Машина йөртүченең гаебен хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Икенче очракта ВАЗ-2106 машинасын...

Юл кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыккан ике юл һәләкатендә бер кеше һәлак булды.
"Фиат" машинасы шофёры караңгыда Болгар авылының Мөхәммәдьяр урамындагы юлдан барган җәяүлене күрмичә, аны бәрдереп китә һәм җинаять урыныннан кача. Алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле тиздән җан бирә. Машина йөртүченең гаебен хәзер тикшерүчеләр ачыклый.
Икенче очракта ВАЗ-2106 машинасын йөртүче хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган. Соңрак билгеле булганча, ул машина йөртүче таныклыгын күптән түгел генә алган, димәк, тәҗрибәсе булмаган. Мартышачи посёлогы янындагы АЗСка таба борылышта ул каршы як полосадан килүче "Приора" машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә әлеге хатын хастаханәгә эләгә. Ике транспорт чарасы да җитди зыян күргән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев