Реклама
Ял көннәрендә Гусиха авылы янында булган юл-транспорт фаҗигасендә ике яшь кешенең гомере өзелде. Кара-каршы килгән "унлы" белән "җиделе" машиналары маңгайга-маңгай бәрелешәләр. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр шунда ук үлә, ә җитди тән җәрәхәтләре алган пассажирларны хастаханәгә китерәләр. Юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләре буенча тикшерү бара.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз