Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Юлдагы фаҗига

Соңгы көннәрдә район территориясендә булган ике авариядә бер кеше һәлак булган. Үзебезнең илдә ясалган автомобиль белән идарә итүче Тракторный поселогы кешесе Кимнан авылына кайтырга чыккан. Борылышларның берсендә югары тизлектә килгән машина бозлавыкта идарәне югалта һәм килеп бәрелә, машина йөртүче ян тәрәзә аркылы асфальтка очып чыга. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук...

Соңгы көннәрдә район территориясендә булган ике авариядә бер кеше һәлак булган.
Үзебезнең илдә ясалган автомобиль белән идарә итүче Тракторный поселогы кешесе Кимнан авылына кайтырга чыккан. Борылышларның берсендә югары тизлектә килгән машина бозлавыкта идарәне югалта һәм килеп бәрелә, машина йөртүче ян тәрәзә аркылы асфальтка очып чыга. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә.
Болгар - Базарлы Матак юлында булган авариядә бер хатын-кыз җитди зыян күргән. "Сигезле" машина рулендә утыручы бозлавык аркасында идарәне югалта һәм машина кюветка төшеп каплана. Утыргычтагы хатын-кыз машинаның арткы тәрәзәсеннән очып чыга. Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре сүзенә караганда, пассажир куркынычсызлык каешын каптырган булса, мондый бәла килеп чыкмаган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев