Реклама
Электр үткәргеченең төзек булмавы аркасында, Антоновка авылы янында КамАЗ машинасына ут каба. Машина йөртүче югалып калмый, янгын сүндергеч белән ялкынны сүндерә башлый. Берничә минуттан җирле янгын сүндерү машинасы да килеп җитә. Нәтиҗәдә йөк машинасын коткарып калалар. Аңа аз гына ремонт кирәк булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз