Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Узган ел Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты

Үткән ел республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән  50 федераль проект тормышка ашырылды.

Узган ел Татарстан илкүләмендә зур әһәмияткә ия булган 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты.

2020 елда Татарстан мәктәпләрендә алты спортзалы ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде. Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы да әлеге проект кысаларында сафка бастырылды.

Түбән Камада күнегүләр уздыра торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелде. Шулай укГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазландырылды. Узган ел Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев