Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Төп таләпләр үтәлми

Полиция хезмәткәрләре белән бергә үткәрелгән рейдлар барышында дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның егермедән артык очрагын ачыкладылар. Төп таләпләрнең үтәлмәве төрле бәхетсезлекләргә китерергә мөмкин, моны бары тик машина йөртүчеләр үзләренең һәм пассажирларның иминлегенә битараф булу белән генә аңлатырга була. Мәсәлән, җиде кеше машинада иминлек каешларын каптырмаганнар, өч баланы махсус беркетү...

Полиция хезмәткәрләре белән бергә үткәрелгән рейдлар барышында дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның егермедән артык очрагын ачыкладылар.
Төп таләпләрнең үтәлмәве төрле бәхетсезлекләргә китерергә мөмкин, моны бары тик машина йөртүчеләр үзләренең һәм пассажирларның иминлегенә битараф булу белән генә аңлатырга була. Мәсәлән, җиде кеше машинада иминлек каешларын каптырмаганнар, өч баланы махсус беркетү җайланмасына утыртмаганнар.
Элеккечә, күп машина йөртүчеләр тизлек режимын сакламый, пычранган яки ышкылган дәүләт номерлары белән йөри.
Дәүләт автоинспекторлары руль артына исерек килеш утырган берәүне туктатканнар. Хәзер аны кырыс җәза көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев