Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Тиешле җәзаны алдылар

Кеше үтермәкче булып кылган җинаяте өчен шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызга карата Спас район суды чыгарган хөкем карары үз көченә керде.

Зыян күргән ир һәм 35 яшьлек Наталья Прудникова арасында бәхәс көнләшү аркасында килеп чыга, бу хәл зыян күрүченең өендә бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң була. Нәтиҗәдә әлеге хатын өстәлдә яткан пычакны ала һәм үтерү белән янап, ирнең күкрәгенә кадый. Бәхеткә, ир кешегә зыян килми.
Шуңа карамастан, Прудникова РФ Җинаятьләр Кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлешендә каралганча, җиде айга иректән мәхрүм ителде. Хәзерге вакытта ул җәзасын колония-поселениедә үтә.
Ә шулай ук пычак уйнаткан гражданка Гөлшат Янышева да өч ел ярымга иректән мәхрүм ителде һәм гомуми режимдагы колониягә җибәрелде.
Суд утырышы барышында билгеле булганча, хатын исерек була һәм бергә яшәүче ир-атка ачуы килеп, үтерү максаты белән йоклап яткан ирнең күкрәгенә пычак белән кадый. Пычак йөрәккә тиеп, куркыныч тудырса да, үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелгәнлектән, ул исән кала. Ә Янышева суд тарафыннан РФ Җинаятьләр Кодексының 30нчы маддәсе 3нче өлеше (җинаять кылу) һәм 105нче маддәсенең 1нче өлеше (үтерү) буенча гаепле дип табылды.
Хәзер бу ике гүзәл затның үз тәртипләре, тормышлары турында ныклап уйлау, тиешле нәтиҗә чыгару өчен вакытлары җитәрлек.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев