Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Спас районында иң яхшы чыршыны ачыкладылар

Республика күләмендә игълан ителгән “Иң яхшы авыл чыршысы – 2021” конкурсының муниципаль этабында Никольск авыл җирлеге беренче урынга лаек булды.

Традицион конкурска декабрь азагында йомгак ясадылар. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады. Авылларда яшәүчеләрнең осталыгына, фантазиясенә сокланмый мөмкин түгел. Кардан ниләр генә ясамаганнар: Крокодил Гена, Чебурашка, Убырлы карчык, мич өстенә менеп яткан Иван, Шүрәле, милли киемдәге хоккейчылар командасы, күл буена төшкән аккошлар композициясе, башка төрле әкият геройлары – барысын да санап бетерерлек тә түгел. Авылларда да никадәр үзешчән рәссам һәм скульпторлар яши икән бит.

–Авыл халкының осталыгы аеруча сокландыра, – ди башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов. – Бозны кисеп әллә нинди сыннар ясап куйганнар, әкияттәге кебек инде. Никольск, Иске Рәҗәп, Полянка, тукай, Йолдыз, Екатериновка халкы да тырышкан. Никольскилылар район данын республика ярышларында яклаячак. Аларга уңышлар телибез.

Реклама

Икенче урында – Чәчәкле һәм Куралово авыл җирлеге, өченче урынга Урта Йорткүл, Кузнечиха, Бураково җирлеге лаек булды. Номинацияләрдә Полянка, Аграмак, Ким, Красная Слобода, Ямбакты, Әҗмәр, Иске Рәҗәп яхшы яктан билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X